Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 10

СКАЧАТЬ мичман башбаштаклыгыннан кемгә зарланасың? Беркемгә дә! Әгәр зарлана, ризасызлык белдерә калсаң, киресенчә, тагын да ныграк җәза бирергә генә мөмкиннәр. Өч көн утырды ул шул салкын карцерда, өч көн көрәште үзенә салкын тидермәс өчен: һаман хәрәкәтләнергә тырышты, тик тирләгәнче түгел. Әгәр кул-аякларың белән тәнең тирләгәнче бертуктаусыз хәрәкәтләнсәң, чыннан да, бик каты салкын тидерүең мөмкин иде.

      Үкендеме Искәндәр монда эләгүенә? Бер яктан караганда, әйе, үкенде. Әлбәттә, түзәргә, ачуы килгәнне сиздермәскә кирәк иде. Тик түзеп торып булмады шул. Яңагына сукканга гына түзгән дә булыр иде, тик йөзе нәкъ симез дуңгызны хәтерләткән – шундый ук таза, ничектер иягенә таба артык очлы, күз керфекләренең бармы, юкмы икәнлеге дә беленми торган – шушы мичманның «татарин паршивый» дигән сүзләренә ничек итеп түзеп тормак кирәк?! Искәндәр аннан ние белән ким? Киресенчә, ул бу керфексезнең күз төсен дә аерып була торган түгел бит әле аның! – урыстан күпкә матур да әле! Нишләп ул корчаңгы татар булсын? Аны мичманның нәкъ менә шушы сүзләре чыгырыннан чыгарды. Икенчедән, мичман аны чиркәүдәге теге хәл өчен карцерга барыбер яптырган булыр иде. Тик моның өчен аңа тагын бер сәбәп кенә кирәк иде бугай.

      Искәндәр утырган җиреннән кулы белән бер үлән өзеп алды да шактый гына вакыт аңа гаҗәпләнеп карап торды. Әйтерсең лә мондый үләнне беренче тапкыр гына күрүе! «Карале, нәкъ безнең як болын-кырларындагы шикелле үк үлән!» Гап-гади үлән. Менә хәзер ул үз авыллары болынында рәхәтләнеп таралып, күккә карап яткан Искәндәр кулында түгел, ә җәһәннәм астындагы Санкт-Петербург дигән шәһәрнең бер хәрби плацы читендә, койма буенда ятучы татар баласы Искәндәр кулында! Бер караганда, кызык та инде бу дөнья дигәнең! Юк, дөнья түгел, ә язмыш дигәнең. Аны язмыш бер дә бер көнне гомерендә ике ятып бер төшенә дә кермәгән, алай гына да түгел, хәтта аның дөньяда барлыгын да белмәгән Санкт-Петербург дигән бу дымлы һавалы шәһәргә китереп ташлар дип кем уйлаган? Шунысы да бәхәссез: гомерлеккә ташлар дип! Моннан туган-үскән якларга, ай-һай, кайтып булырмы икән? Кеше гомере дә санаулы бит. Тиешле елларыңны исән-имин хезмәт итеп бетерә алганнан соң да кайтып күреп булырмы ул туган-үскән авылны, үзенең якыннарын? Ул вакытта бүген бөтен гәүдәсеннән яшьлек көче, яшьлек дәрт-дәрманы ташып торган Искәндәр тәмам сәлперәйгән, йөрерлек рәте дә калмаган хәлсез картка әйләнеп калачак ич инде!

      Авызына үлән сабагы кабып уйга талган Искәндәрнең уйларын дневальныйның тавышы бүлде:

      – Ну как у тебя дела? – дип сорады ул йомшак тавыш белән.

      – Хорошо. Закончил я, принимай работу! – диде Искәндәр, урыныннан торып.

      – Карадым инде. Булган бу! Молодец! – диде кинәт дневальный чип-чиста татар телендә. – Күреп торам: теләсә нинди эшкә кулың ятып тора! Хәтта бәдрәф чистартырга да!..

      Аның татарча сөйләшүеннән Искәндәр башта сүзсез калды, чөнки моңарчы ул аны, сөйләшкәндәге акценты буенча, чуваш егете бугай, дип йөри иде. Дүрт айдан артык бергә хезмәт итәләр, походта да бергә булдылар, моңарчы ник бер татар сүзе ычкындырсын! Ә хәзер… Дөрес, аның «хәтта СКАЧАТЬ