Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 7

СКАЧАТЬ эш түгел. Ул инде Иван Васильевичның, ягъни Иван Грозныйның, Казанны алган вакытыннан бирле бара. Менә хәзер санап-исәпләп кара: бу мөһим нәрсәнең башланганына да күпме вакыт үтте инде! Ә нәтиҗәсе? Кызганыч, тик әлегә ул без күрергә теләгән кадәр үк түгел. Ни өчен? Сәбәбе шул ук: без башка диннәрне ничек басурман дине дип саныйбыз, алар да безнең изге христиан динебезне басурманнар дине дип саный. Аның сәбәбе менә шушында ята. Димәк, бу изге эшебез – дәвамлы гына түгел, ә шул ук вакытта бик зур сабырлык та таләп итә торган эш. Бу да – сугыш кыры, тик монда кылыч айкап-чайкап кына берни дә барып чыкмый. Монда, кабатлап әйтәм, бик зур сабырлык һәм, әйтер идем, бик зур дипломат та булырга кирәк. Аңлашылдымы инде, улым минем?

      – Аңлашылды, атакай.

      – Ә чукындыруын барыбер чукындырабыз без аларны! Тик ихтыяр һәм түземлек кирәк. Бәлки, моның өчен тагын гасырлар кирәк булыр, тик барыбер максатыбызга ирешербез! Килер шундый вакыт: Русьта бары тик христиан дине генә хөкем сөрер. Менә нинди зур максат тора безнең алда, улым минем! – Афанасий атакай, үзенең артык кызып киткәнен үзе дә аңлап алды бугай, үзен үзе тынычландырырга теләгәндәй, уң кулы белән чәчләрен сыпырып алды һәм инде тәмам тыныч, йомшак тавыш белән дәвам итте: – Бая син: «Шушы юлда без күбрәк файда китерә ала торган башка юллары да бар ич әле аның», – дидең. Моның белән нинди юлларны күз алдында тоттың син?

      – Мин бу сүзләрне әйткәндә, иноверецларны урыслаштыру эшен оешканрак рәвештә алып бару кулайрак дигән фикерне күз алдында тоткан идем, атакай.

      – Ничек инде ул, оешканрак рәвештә?!

      – Хәзер башка халыкларны чукындыру чарасы ничек алып барыла? Кем ничек булдыра – шулай алып бара. Ә шушы мөһим һәм дә изге эш белән генә шөгыльләнүче махсус бер чиркәү дә, монастырь да, гомумән, бернинди аерым оешма да юк! Мин ассызыклап әйтәм, атакай: бу эш белән генә шөгыльләнүче ниндидер махсус аерым дини оешма сорала шикелле.

      – Менә монысы кызык инде, – дип, Афанасий атакай утырган әңгәмәдәшенә таба тартыла төште. – Бик кызык идея бугай бу! Тик син аны ничегрәк күз алдыңа китерәсең?

      Патриарх идарәсендә шактый зур урын биләгән Афанасий атакайны үзенең мондый фикере белән кызыксындыра алуына Алексий Раевскийның да күңеле булды, бу минутларда инде ул үзен кыюрак сизә башлады, рухани янына килеп кергәндәге куркып калуы да, кыенсынуы да юкка чыга барды.

      – Сез беләсез инде, атакай, Иван Васильевич – урыны җәннәттә булсын! – Казанны алыр алдыннан, шуннан ерак түгел бер урында татарларның Идел кушылдыгы булган Зөя елгасы буендагы Зөя шәһәр-кирмәнен кулга төшерә, – диде Раевский салмак тавыш белән, дәрес бирүче укытучы сыман ашыкмыйча гына. – Казанны алыр алдыннан, анда аның сугышчылары ял итә, көч туплый. Шулай итеп, кайчандыр татарлар Казанны дошманнан саклар өчен төзелгән шушы шәһәр-кирмән Казанны яулап алуда бәяләп бетергесез зур роль уйный! Иван Васильевич анда берничә чиркәү дә салдыра. Әйтергә кирәк, алар бүгенге көнгә хәтле сакланган һәм эшләп киләләр, минем бу шәһәрдә булганым СКАЧАТЬ