Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 4

СКАЧАТЬ да була шикелле. Ләкин корабтан җиргә төшкәч, кабаклар буенча йөреп, дуңгызга әверелергә димәгән бит. Аннары пычакка-пычак килеп сугышканнарын да белештерми башлыйлар. Исерек килеш шәһәр ир-атлары белән килеп чыккан бәрелештә былтыр гына да сигез матрос пычактан үлде. Менә бит нәрсәгә китерә ул артыгын эчү! Аннан соң үзләре дә матросларыннан ким эчмәгән өлкән офицерлар еш кына аңа гаеп ташлый: «Нигәдер укыган изге догаларыңның, матросларга биргән үгет-нәсыйхәтләреңнең нәтиҗәсе бер дә сизелми, батюшка», янәсе. Әйтерсең корабтан төшкән матросларның йөгәнсезлегенә ул гаепле. Һәр офицер, һәр мичман, һәр боцман үз матросларын үзләре дә тәрбияләргә, билгеле бер кысаларда тотарга тырышырга тиешледер ләбаса!

      Икенче яктан, инде гомернең дә шактый өлеше үтелгән. Мәрхүм әтисе, берәр җире сызлаган яисә авырткан вакытларда, еш кына: «Вакыт үзенекен ала шул ул…» – дип әйтә торган иде. Ул вакытта Алексий үзенең яшьлеге белән, әлбәттә, әтисе авызыннан чыккан бу сүзләрнең асылын, төп мәгънәсен аңламый иде. Менә хәзер генә бөтен барлыгы белән аңлый башлады: чыннан да, вакыт үзенекен ала, үзенекен эшли икән шул. Сиздермичә генә, секундлап, минутлап кына, тик бертуктаусыз! Әнә инде аның чәчләренә дә көмеш төшеп килә…

      Аны бу Санкт-Петербургның шау-шулы тормышы да, дымлы һавасы да туйдырды, җаны тынычлык тели башлады, тынычлык. Ә ул кайда? Әлбәттә, туган-үскән якларда! Хәер, шәхсән үзе туган-үскән авылын хәтерләми дә инде, чөнки аннан чыгып киткәненә дә күпме вакыт узган! Җитмәсә, ул туган авылы дип шартлы рәвештә генә атарга мөмкин булган Пьяновода рәтләп яшәмәде дә диярлек. Хәтта бу авылны да туган авыл дип авыз тутырып әйтә алмый ул: аңа ничәдер яшь булганда (үзе хәтерләвенчә, тугыз-ун яшьләр тирәсе иде бугай), алар монда Мәскәү янындагы урыс авылыннан күчеп килгән, дөресрәге, рухани әтисен бирегә миссионер итеп җибәргәннәр. Пьяново дигән бу авыл Царёвококшайск[2] шәһәреннән ерак түгел генә урнашкан иде. Әйе, ул анда рәтләп яшәмәде дә: башта әтисе аны күрше авылдагы чиркәү-мәхәллә мәктәбенә укырга бирде, – үзе рухани кеше буларак, малаеның киләчәк язмышын да дин белән бәйлисе килде. Аннары миссионерлык эше белән авылдан-авылга йөргәндә, гел үзе белән ала торган булды. Шәхсән әтисенең дә даими булышлыгы белән Алексий шактый ук төпле дини белем алды, православие дине нигезләрен бик яхшы үзләштерде.

      Хәзер инде Пьяновода аның беркеме дә юк: әнисе чахотка белән бик иртә дөнья куйды, ә әтисе моннан алты ел элек үлде. Дөрес, ул чакта инде алар әтисе поп булып эшләгән күрше авылда яшиләр иде. Мөгаен, хәзер аны анда да, Пьяновода да хәтерләүче юктыр. Әтисе бик дини, өстәвенә дин әһелләренә бик үк хас булмаган нык характерлы кеше иде, мәрхүм. Кемдер әйтмешли, тешләгән җиреннән өзмичә калмый иде. Шул ук вакытта кирәк чакта аннан да йомшак күңелле кеше юктыр кебек тәэсир дә калдыра белә иде ул. Алексий әтисенең бу сыйфатларына бергә миссионерлык эше белән шөгыльләнгәндә бигрәк тә инанды. Ә бу, әтисе әйтмешли, изге эш белән шөгыльләнергә бик иртә, мәхәлләне тәмамлауга ук кереште СКАЧАТЬ



<p>2</p>

Царёвококшайск – 1919 елга хәтле Йошкар-Ола шәһәренең исеме.