Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 5

СКАЧАТЬ юкмы, кичә үк күңеленә беркетеп куйган, үзе өчен искиткеч әһәмиятле дип санаган йомышын үтәргә дип, Патриарх идарәсенә барыбер барырга кирәк иде. Ул урамга чыкты. Бер караганда, Алексий атакай үзенең Санкт-Петербургта яшәгән шушы ике елында биредәге һавага тәмам ияләшеп бетте дияргә була. Тик ничек кенә ияләшсә дә, мондагы һава барыбер аның туган ягындагы һава түгел икәнен яхшы сизә: монда дымлылык көчле, сулавы авыррак шикелле тоела. Бәлки, чынында алай ук та түгелдер, бәлки бу туган якларны сагынудан килә торган әсәрле бер хис тәэсире генәдер? Хәер, аның өчен хәзер моның ни әһәмияте бар? Үзе ныклы карарга килде бит инде: китәргә кирәк бу Санкт-Петербургтан, китәргә! Китәргә һәм авыллардан килгән килмешәк матрослардан үзеңне мыскыл иттергәнче, туган яисә шуңа якын якларга кайтып, яраткан эш – миссионерлык белән шөгыльләнергә кирәк! Аның өчен бу коры эш кенә түгел, тирәнрәк төшенеп караганда, әтисе эшен дәвам итү дә.

      Ниһаять, менә ул Патриарх идарәсе урнашкан Петропавел крепосте янына да килеп җитте.

      «Белгәннәр кайда урнашырга! – дип сокланды атакай, таш крепостька карап. – Тыныч урын, туптан атып та җимерә торган түгел!»

      Монда керү дә ул уйлаганча ансат кына түгел икән әле: Алексий атакай ишек төбенә якынлаша башлагач ук, аның алдына, җир астыннан калыккандай, кулларына озын мылтык тоткан ике гренадер пәйда булды, һәм аның кем булуы, кемгә, нинди йомыш белән килүен сораштылар. Дөрес, бик итагатьле итеп кенә. Аның җавапларын тыңлаганнан соң, солдатларның берсе, үз дәрәҗәсен яхшы белгән кешедәй ашыкмыйча-кабаланмыйча, ләкин җитез хәрәкәтләр белән подъездга кереп китте. Шактый озак торды ул анда, хәтта атакай туңа ук башлады. Солдат аннан атакай көтә-көтә тәмам көтек булгач кына килеп чыкты һәм кайсы бүлмәгә керәсен аңлатты.

      Әлбәттә, үз үтенече белән аның Экзарх[3] Стефан атакайның үзе янына ук керәсе килгән иде дә, тик солдат әйткән бүлмәдәге кап-кара сакаллы, әле яшь кеше икәнлеге кып-кызыл чыраеннан ук күренеп торган писер аның йомышын тыңлады да:

      – Кызганыч, атакай үзе мондасын монда, ләкин анда кешеләр бар, эшләре тиз генә бетәргә охшамаган, – диде. – Мин сезгә епископ Афанасий атакай янына керергә тәкъдим итәм.

      – Ярар соң… – диде Раевский. – Аның бүлмәсен ничек табасы?

      – Мин сезне үзем озатып куям.

      Ул аны, ияртеп, икенче катка алып менеп китте. Анда да кырыкмаса-кырык бүлмә яныннан узып киттеләр һәм, ниһаять, писер, аны бер ишек төбендә калдырып, бүлмәгә кереп китте. «Монда ничә кеше эшли икән?! – дип гаҗәпләнде ялгызы гына калган атакай. – Яшәп тә күрсәтәләр икән соң! Кара син мондагы байлык белән чисталыкны: һәр җире кояштай балкый, көзге шикелле ялтырап торган, лакланган паркет идәнендә таеп егылырлык!»

      Писер озак тормады, әйләнеп чыкты да аны бүлмәгә алып керде, ә үзе шундук чыгып китте. Ай-һай зур иде атакайның эш бүлмәсе! Аның кыл уртасында бик озын, өстенә кызыл ефәкме, парчамы ябылган СКАЧАТЬ



<p>3</p>

Экзарх – Патриарх тәхете сагында торучы (блюститель Патриаршего престола).