Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 13

СКАЧАТЬ йомык иреннәре аша авызына үтә алмагач, алар арасында тулышып, мөлдерәшеп тордылар-тордылар да иягенә таба юл алдылар. Ул моны бик яхшы сизде, тик аларны кулы белән сыпырып аласы килмәде. Әйтерсең бу мизгелдә ул үзенең бу күз яшьләрен авылы, анда яшәүче, үзе әле генә искә төшергән әти-әнисе, сеңелкәше һәм энекәше, гомумән, өйләре белән бәйләп торучы ниндидер изге, җылы, йомшак, тик фәкать күңеле түрендә генә яшәгән күренмәс җеп шикелле итеп тоя иде. Менә хәзер битләре буенча тәгәрәшкән бу кайнар яшьләре аның тарафыннан өйләренең бер истәлеге сыман кабул ителде…

      …Кичкә таба шәһәргә увольнениегә чыккан матрослар берәм-берәм казармага кайта башладылар. Аларның инде монда берничә ел хезмәт иткәннәре, үзләрен диңгез бүреләре дип атарга яратканнарының шактые, шул исәптән мичман Ярославцев та, исерекләр иде. Аны күрүгә: «Хәзер исерек килеш бәйләнә инде бу…» – дип, Искәндәр куркып калды. Ләкин аның бәйләнерлек рәте калмаган иде инде: ул, өс-башын да салмыйча, ятагына барып ауды. «Аллага шөкер, бүгенгә үтеп китте бугай!» – диде матрос Хәбибуллин, аның ничек гырылдап йоклап киткәнен күреп.

      Кичә туган-үскән авылын, якыннарын иркенләп искә алуы аркасында булса кирәк, шул төндә Искәндәр әтисе белән энесе Габдрахманны төшендә күрде…

      …Бәрәскәнең авыл кешеләре Киң Болын дип йөрткән болыны җәйрәп ята, имеш. Җәй. Печән өсте. Тирә-яктан исерткеч хуш исләр аңкып тора. Алардан хәтта баш әйләнә кебек. Әтиләре ашыкмыйча, ләкин каерып-каерып печән чаба, вакыты-вакыты белән, иелеп, чалгысын кайрап ала, аннары, тураеп, аның очын кайрый. Бу вакытта чалгысында кояш нурлары уйнаклап тора, ул якка карасаң, күзләр чагыла. Әтисе әледән-әле кулы белән битеннән тирләрен сөртеп-сөртеп алгалый. Күлмәгенең арка өлеше – манма су! Әйтерсең аны йомарлап суга тыгып алганнар. Ул чапкан печән теземнәре аның артыннан шушы зур болынның елга буендагы бер читеннән әллә ни биек булмаган таулар итәгенә килеп терәлгән икенче башына тикле сузылып кала.

      Габдрахман, ике җәпле агач сәнәк белән элегрәк чабылган, инде кипкән печәннәрне күбрәк эләктереп алырлык итеп күбәләп, әле кибеп җитмәгән теземнәрне әйләндереп йөри. Ә Искәндәр үзе энекәше күбәләгән өемнәрне, аннан соң богылга салыр өчен, бер җиргә ташып тора. Ул тимер сәнәге белән берьюлы берничә өемне каерып-каерып күтәреп ала, чөнки аның көче ташып торган чагы бит!

      – Син күбәләрне зуррак ясап бар, Габдрахман! – дип кычкыра ул, кулы белән маңгай тирен сөртеп. – Артыңнан сыер кабартмалары шикелле өемнәр генә калып бара ич!

      – Мин сиңа авыр булмасын дип бит, абый!

      – Нинди авырлыгы булсын аның?! Кипкән печән ич ул! Мин бала-чага түгел лә, печәнне учмалап күтәреп йөрергә!

      – Аңладым, абый.

      Шунда алар янына чалгысын иңбашына салган әтиләре якынлаша.

      – Әйдәгез, балалар, бераз капкалап алыйк, булмаса, – ди ул, үзенең коңгырт күзләре белән малайларына җылы караш ташлап. Аның кояшта янган түгәрәк битләре яктырып СКАЧАТЬ