Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 8

СКАЧАТЬ Инде миссионерлык эшендә зур тәҗрибә туплаган кеше буларак, синең теләгең миңа якын һәм аңлаешлы. Алга карап эш итүең дә күңелгә ятышлы, киләчәктә бу изге эшне тагын да камилләштерү һәм киңрәк җәелдерүгә юнәлтелгән идеяләрең дә бик кызыклы. Мин бу турыда Экзарх Стефан атакайның үзенә дә җиткерермен. Тик әле аларны элек бар яклап та өйрәнергә кирәк, ә моның өчен, әлбәттә, вакыт сорала, чөнки бу аннан-моннан гына башкара торган эш түгел… Ә сиңа, флот хезмәтеннән азат итү турындагы үтенечеңне караганнан соң хәбәр итәрбез. Казан епархиясенә җибәрү турында уйлашырбыз, мөгаен.

      – Мине дөрес аңлавың өчен зур рәхмәт, атакай!

      – Безгә нәкъ менә синең шикелле миссионерлар бик кирәк, – дип озатып калды аны Афанасий атакай.

      Чыннан да, шушы сөйләшүдән соң, ай ярым вакыт эчендә үтенече Патриарх идарәсендә каралып, Санкт-Петербург флоты атакае Алексий Раевский андагы хезмәтеннән азат ителде һәм 1719 елның ахырына таба Казан епархиясе карамагына җибәрелде.

      Дөнья читендә

      Вакыт дигәнең һич туктап тормый. Аның үз агышы. Һәр көн саен таң ата, һәр көн саен кояш бата да, кич була. Шатмы син, кайгылымы, сагышлымы, моңсумы – аңа барыбер. Кешегә генә барыбер түгел: ул кайгыра, моңсулана, сагына, эченнән сыза. Әлбәттә, рәхәтләнеп шатланыр да, сөенер дә иде ул, ләкин болары кешедән гел читтәрәк йөрүчән шул…

      Ә кайгы-хәсрәт, моңсулык, сагыну кебек хисләр исә бигрәк тә солдат һәм флот хезмәтенә чакырылган рекрутлар өчен бик тә хас кичерешләр. Шул исәптән флотка Казан өязеннән алынган Искәндәр өчен дә. Ул да – үзенең бик еракта калган туганнарын, кендек каны тамган туган авылын, гомумән, туган ягын сагынучы меңнәрнең берсе. Сагынучы гынамы соң! Кайчак бүре булып улардай чаклары була. Сагындыра, әй, ничек кенә сагындыра әле болар барысы да! Бигрәк тә әти-әнисе, энекәше һәм сеңлесе сагындыра. Кайчак шулар исенә килеп төшәләр дә, йөрәген пычкы сыман тешле, йөз ел кайрак дигән нәрсәне күрмәгән үтмәс пычак белән сызып җибәргәндәй була, валлаһи! Ничек яшиләр икән алар анда: ачлармы, туклармы, салымнарын түли алалармы?..

      Кичә генә походтан кайтып кергән матросларның шактый өлешенә бүген шәһәргә чыгарга рөхсәт иттеләр. Ә аны үзләре «кышлак» дип йөрткән яр буе казармасында калдырдылар.

      – Ә сиңа, Хәбибуллин, шәһәргә увольнениегә чыгу урынына бәдрәф чистартырга боерам! – диде аңа мичман шәһәргә чыгучыларга рөхсәт кәгазьләре өләшкән строй алдында. – Хәтерлисеңме: мин сиңа ярты ел шәһәрне күрмисең дигән идем?

      – Так точно, ваше благородие.

      – Күрәсең: мин үз сүземдә торам бит!

      – Так точно, ваше благородие.

      – Нишләп благородие булыйм ди мин сиңа, юләр?! Офицерларга гына әйтәләр алай дип. Күпме тукырга була сиңа моны? Аңладыңмы?

      – Так точно, ваше благородие. Минем өчен син офицер шикелле, ваше благородие!

      – Юләр түгел диген син аны! – диде мичман, болай да үзенең сипкелле битен ямьсезләп СКАЧАТЬ