Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 6

СКАЧАТЬ мин моны, атакай, яхшы аңлыйм. Тик хак динебез юлындагы изге эшләребез моның белән генә чикләнми ич. Шушы юлда без… ягъни мин… күбрәк файда китерә ала торган башка юллары да бар бит әле аның…

      Олы дәрәҗәдәге дин әһеле, аның соңгы сүзләрен ишетмәгән сыман, сүзен һаман аның хәзерге хезмәте тирәсендә йөртте.

      – Хәзерге хезмәтең нишләп канәгатьләндерми соң сине? – дип кызыксынуын дәвам итте ул. – Нинди авырлыгы гайрәтеңне чигерде? Бер җаен алгач, минемчә, һич тә авыр хезмәт түгел шикелле.

      Минем беркайчан да авырлыклардан зарлана торган гадәтем юк, атакай. Бу хезмәтемнең дә бернинди авырлыгын сизмим. Тик бертөрлелек туйдырды, атакай, бертөрлелек! Һаман бер үк нәрсә, һаман бер үк нәрсә… Ә мин хәрәкәтле, күбрәк кеше катнашындагы эшләргә күнеккән…

      – Алай да флот рухание хезмәтенең дә авыр чаклары буладыр бит?

      – Була инде… Булгалый инде, атакай… Төрле чак була… Әйе…

      – Менә син миңа, үзең әйтмешли, шундый «төрле чак» ның берәрсе турында сөйлә әле!

      «Атакай бер дә ашыкмый, ахрысы», – дип уйлап алды Раевский эченнән һәм әле генә авызыннан ычкынган «төрле чак була» өчен үзен ачуланып та куйды: «Кем тартты инде моны минем телдән?!» Тик сүз чыккан иде инде. Халык тикмәгә генә: «Авыздан чыккан артык сүз үз якаңа ябышыр», – димәгән шул. Монда да нәкъ шулай килеп чыкты. Дөрес, атакай шундый берәр очрак турында сөйләргә кушуга ук, аның башына инде кайчаннан бирле кәефен җибәреп килгән теге татар матросы турында сөйләргә кирәк дигән уй килде килүен, тик бу турыда сөйләү түгел, искә дә аласы килми иде. Алексий, каптым мин дигәндәй, утырган урынында угаланып куйды, тик сүз башларга ашыкмады, бүлмәдә аның үзен дә уңайсыз хәлдә калдырган тынлык урнашты. Афанасий атакай аның нәрсәнедер яшерәсе килүенме, нәрсә турындадыр сөйләргә кыенсынуынмы шундук сизеп алды һәм, табактай түгәрәк, таза йөзен аңа таба ия төшеп, әле яңа гына зәңгәр буяу белән буяган сыман зәп-зәңгәр күзләре белән бик мөлаем итеп карады да йомшак тавыш белән:

      – Мин дөресен сөйләгән кешене яратам, ялганны җенем сөйми, – диде. – Сөйлә, ничек бар, шулай сөйлә, улым минем!

      Бу юлы каршы килеп яисә нинди дә булса башка нәрсә турында алдап маташырга мөмкин түгел иде, ул тотты да теге Искәндәр-Александр исемле матрос белән булган хәл турында сөйләп бирде.

      – Барыбер чукынмадымы? – дип сорады Афанасий атакай, бөтен гәүдәсе белән өстәленә иелә төшеп, бу турыда тыңлап бетергәч.

      – Юк, атакай, барыбер чукынмады!

      – Очрашканым булды минем алар белән. Горур халык… – Атакай, нәрсәнедер хәтерләргә тырышкандай, бер мәлгә тынып калды. Кем белә, бәлки, ул шушы мизгелдә кайчандыр нинди дә булса татар-мөселман кешесе белән очрашуын хәтерләп алгандыр. Тик кайда, кайчан, ничек очрашкан ул татарлар белән, анысын әйтеп тормады. Шулай бераз вакыт дәшми торганнан соң, бары тик өч сүз генә өстәп куярга кирәк тапты: – Артык горур халык…

      – Белмим, горурлыкмы бу, әллә ниндидер аңлаешсыз үҗәтлекме?..

      – Горурлык, – диде Афанасий атакай, СКАЧАТЬ