Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 3

СКАЧАТЬ указларында да очрый. Монда, менә хәзер, эш башкада иде: ул ирексездән бу матроска тагын бер мәртәбә сүзен кистереп – җитмәсә, нинди горурлык белән бит әле! – әйтергә, шуның белән үз сүзен аста калдырырга ирек бирде. Ирек бирде, һәм моны барысы да ишетеп-күреп торды. Менә ни өчен уңайсызланып калды ул. Ничек кенә булмасын, бу күңелсез хәлне зур җәнҗалсыз гына хәл итәргә, тәмамларга кирәк иде. Кирәк иде генә түгел, вакыт иде, чөнки көтелмәгән бу хәл инде болай да бөтен кәефне бозды.

      – Русь флотында христиан динле матрос һәм офицерлар гына хезмәт итәргә тиеш, – диде атакай мөмкин кадәр йомшак тавыш белән. – Бу турыда яхшылап уйларга кирәк булыр сиңа, Александр…

      – Нет, ваше благородие, не Александр, а Искандар!

      – Күрәм: син бик үзсүзле икән, Искандар. Болай булса, сиңа хезмәт итүе бик авыр булыр.

      – Без авырлыктан курыкмыйбыз, ваше благородие!

      – Ярар, күрербез, күрербез… – дип мыгырданды Раевский һәм, ачуыннан ашардай булып, матросның йөзенә тагын бер мәртәбә күз төшереп алды. – Мичман, төркемне алып китәргә мөмкин.

      Инде болай да үзенең матросы өчен бер тиргә, бер суыкка батып, бу хәлнең кайчан бетәсен көтеп арган мичман, матрос янына йөгереп килде дә, тукмак шикелле зур, йонлы йодрыгын Искәндәр борыны төбенә үк куеп:

      – Ты сегодня в карцер пойдёшь, татарин! – дип ысылдады һәм боерык бирде: – Всем на выход!

      Чиркәүдә булып узган шушы вакыйга менә инде ничә көн Раевскийның тынычлыгын тәмам бозды. Җитмәсә, үч иткән шикелле: кеше тормышында очрый торган шуның ише хәлләрнең адым саен искә төшә торган гадәте дә бар. Инде оныттым, инде үтте-китте дип уйлап кына куясың, ә алар исә шундук бөтен барлыгы белән күз алдына килә дә баса! Килеп баса да, җанны кимерә, бәгырьне ашый башлый. Менә бүген дә шулай булды: башта шул вакыйга күз алдына килеп, йоклый алмыйча, боргаланып ятты. Бик соң гына йокыга китте. Анысы да тыныч үтмәде: теге әзмәвердәй матрос төшенә кереп йөдәтте. Аның каршысына баскан да, шомырттай кара күзләрен, керфеген дә какмыйча, Раевскийга туп-туры төбәгән һәм, аны мыскыллаган шикелле, тукрандай тукылдый да тукылдый: «Нет, ваше благородие! Нельзя нам, ваше благородие! Не Александр я, ваше благородие! Я – магометанин, ваше благородие!..» Тагын шунысы гаҗәп иде: ни өчендер, аның күз алдына шул матросның туры карашы килеп басты. Күңелне шомландыра, тәнне чымырдаттыра торган караш иде ул. Гадәттә, андый кыю караш аның иясенең каршындагы кешедән өстен торуын күрсәтә, раслый сыман тәэсир калдыра. Өстен? Булмаганны! Татарва ничек синнән, – җитмәсә, урыс атакаеннан! – өстен булсын?! Укучы укытучысыннан беркайчан да өстен була алмый! Бу, гомумән, булырга мөмкин түгел. Ә без башка диндә торучы халыкларга, шул исәптән менә шундый горур карашлы татарларга карата да, укытучы ролен үтәргә тиешле кешеләр! Икенче төрле әйткәндә, миссионерлар! Әйе, әйе, миссионерлар! Безнең өскә бөек миссия йөкләнгән: без тора-бара башка диндә булган барлык иноверецларны христиан диненә кертергә тиеш! Бөек Иван Васильевич патшалык иткән заманнан васыять сыман СКАЧАТЬ