Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 36

СКАЧАТЬ кыскарта төшәр, күңелең күтәрелеп китәр, – диде аңа инде шактый исерә төшкән поп.

      – Рәхмәт, мин мондый нәрсәне гомеремдә авызыма да кабып карамадым! – дип, архимандрит урыныннан күтәрелде. – Сый-хөрмәтегез өчен зур рәхмәт, Фёдор! Ә син, Александр, әгәр дә мәгәр ярдәм, киңәш-мазар кирәк булса, теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать ит – булышырбыз. Аннары динебезне тарату буенча татар авылларына да чыга башларсың дип ышанам. Бу мәсьәләдә мин сиңа зур өметләр баглыйм.

      – Әлбәттә, атакай. Ышанычың өчен рәхмәт, – диде Александр.

      Әтисе Фёдор исә бер сүз дә дәшмәде.

      Юллары чыннан да озын иде шул. Шуңа күрә, төннәрен юл уңаендагы авылларда куна-куна, дүрт тәүлек чамасы бардылар.

      …Алексий атакайның Бәрәскәгә беренче мәртәбә килеп чыгуы һаман исендә әле. 1723 елның көзе иде ул. Иеромонах Раевский Казан епархиясендә казначей булып эшли иде.

      – Мөселман дине руханилары – имам һәм хәзрәтләренең ул якларга да шактый ук күпләп керүләре турында сөйлиләр, – диде аңа бер мәртәбә Тихон атакай, үзенә чакыртып. – Бар әле шул тирәгә, белеп, үз күзләрең белән күреп кайт шундагы хәлләрне. Чынын сөйлиләрме икән, әллә арттыралармы? Уфа өязенә караган Минзәлә дигән шәһәр бар анда, ә шуннан ерак түгел генә Бәрәскә дигән бик зур авыл бар икән. Ул Казан өязенә карый. Дөрес булса, ул тирәдәге урыс чиркәүләре дә, миссионерлык белән шөгыльләнүче монах һәм священниклар да рәтле эш майтара алмыйлар ди шул авылда. Безнең дингә күчкән халыкларга дәүләтнең күп ташламалар булдыруына карамастан, чыннан да, бернинди үгетләргә дә бирешми торган ниткән татарлар яшәп ята икән соң анда?! Әллә арттыралармы?

      – Бәрәскә?! – дип сорады иеромонах, үзе дә искәрмәстән.

      Атакай, җавап белән ашыкмыйча, өстәлдә яткан бер папканы ачып караганнан соң гына:

      – Әйе. Бәрәскә, – дип җөпләп куйды. – Нәрсә, әллә булганың бармы?

      – Кайдадыр колагыма чалынган шикелле бу исем. Тик кайда һәм кайчан, һич кенә дә хәтерли алмыйм, атакай! Бәлки, шулай тоеладыр гына…

      – Алайса, берочтан шуны да ачыклап кайтырсың, – дип көлеп куйды архиепископ. – Колагыңа чалынганмы, әллә ишеткән булганмы син ул авыл турында?..

      Тихон атакай кабинетыннан чыккач, ул Бәрәскә дигән бу исемнең нигә таныш кебек тоелуы, дөресрәге, аны кайда ишетүе хакында исенә төшерә алмыйча, берничә көн уйланып йөрде. Аның моңарчы хәтеренә беркайчан да зарланганы юк иде лә, шайтан алгыры! Ә монда үч иткән шикелле төшми генә бит исенә! Бәлки, ялгышамдыр, дип тынычландырырга тырышты ул ахырда үзен. Ишеткәне дә, кайдандыр укыганы да юктыр бу исемне.

      Беркөнне епархиядә хуҗалык эшләре бүлегендә эшләүче Терентий исемле иеромонах дусты аны үзләренә мунчага чакырды – алар Әрхәрәй йортыннан астагы урамда үз йортлары белән яшиләр иде. Юлга чыгар алдыннан, бик тә яхшы булыр дип уйлады ул һәм бик теләп риза булды. Мунчада алыштырыр өчен, чиста эчке киемнәрен алырга дип караваты астыннан чемоданын тартып чыгарса, кинәт яшен тизлеге белән – әйтерсең уктан аттылар! – башына Санкт-Петербург СКАЧАТЬ