Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 37

СКАЧАТЬ ул Бәрәскәдә бу гаилә белән, очрашты. Башта, сорашып-белешеп, инде моннан берничә ел элек христиан динен кабул иткән Егор Басаркин дигән кешегә барып керделәр – иптәш тә, булышчы да, шул ук вакытта сакчы ролен дә үтәр дип («Кем белгән мондагы татарлар холкын?»), үзе белән Казан монастыреннан бер монахны да алган иде. Тормышы рәтле-башлы булмаса да, – ул күз алдында иде! – үзе әйтүенчә, кырык биш яшьтә булган, тик беренче карауда ук үз яшеннән күпкә карт чырайлы, ябык гәүдәле, тәбәнәк буйлы, күптән кайчы-фәлән күрмәгән чәчләре муенын гына түгел, хәтта нинди төстә икәнен дә аңлап булмый торган күлмәк якаларын да каплаган шул Егор аларны, рәхмәт, җылы караш, ачык йөз белән каршылады. Хатыны чәй янына өйләрендә булган каты-котысын да чыгарды. Ярлы яшәүләре күренеп кенә түгел, йөзгә бәреп тора иде. Әле ярый иеромонах Алексий үзе белән бераз шикәр һәм, кирәк-ярагы чыкса дип, карабодай ярмасы да алган иде. Менә алар бик урынлы булды.

      Чәйләп алгач, хәл-әхвәл сорашып, тормышлары турында сөйләшеп утырдылар. Дөресрәге, Раевский – сораулар, ә Егор аларга җавап биреп торды. Ачыкланганча, авылда, чыннан да, христиан диненә күчкән гаиләләр нибары егерме ике генә икән, алай да атакай әйткән егермедән икегә артык. Христиан диненә өндәргә килүчеләр сирәкләгән, хәтта соңгы айларда күренмиләр дә диярлек, чөнки татарлар, аларны күрүгә, тараканнар ярыкка кереп качкан сыман, күп очракта юкка чыгалар, килгән священниклар аларны җыя да алмый, аларны өйләренә дә кертмиләр икән. Мондагы татарлар бик дини халык, христиан диненә кергән очракта каралган ташламаларга берничек тә ышанмыйлар. Бер караганда, үзләре керәшен егетләрен рекрут итеп алмаганнарын күреп тә тора, тик нигәдер барыбер үз диннәреннән ваз кичәргә теләмиләр…

      – Бу авылда бер гаилә яшәргә тиеш… Аларның Искәндәр атлы малайлары өч ел чамасы элек рекрут итеп флотка алынды. Фамилиясен хәтерләмим…

      – Соң, алайса, Сибгать турында әйтәсең син! – дип җанланып китте Егор. – Тулысы белән әйткәндә, Сибгатулла исемле ул, ә фамилияләре – Хәбибуллин.

      – Нәкъ шулай! Мин ул матросның фамилиясен хәтерли алмый аптыраган идем. Әйе, нәкъ шулай: Хәбибуллин! Исән-саумы ул кеше?

      – Шөкер, исән-сау! – диде Егор, аның исән-сау яшәп ятуына үзе дә бик сөенгәндәй ачык итеп, эчкерсез елмаеп. – Сибгать – безнең Бәрәскәнең бик билгеле кешесе ул. Аны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Авылда ул ишеген, тәрәзәсен ясамаган, өй бурасын бураганда кул тыкмаган бер генә йорт та юк! Аның кулында балта, пычкы уйнап тора – бик оста кеше! Алма агачыннан ерак төшми, дип юкка гына әйтмиләр шул – балалары да үзенә охшаган, бик булган-уңганнар.

      – Аңлашылды-ы-ы… – дип сузды иеромонах һәм, ни турындадыр уйланып бугай, беравык сүзсез калды, тик бераздан гына шул ук сүзен кабатлады: – Аңлашылды…

      – Карале, атакай, син аның малае турында кайдан беләсең соң?! – дип гаҗәпләнде өй хуҗасы. – Аның рекрутлыкка киткәненә берничә ел инде!

      – Мин СКАЧАТЬ