Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 34

СКАЧАТЬ яисә флотка рекрут итеп чакырылдыңмы, туган-үскән җирең, туганнарың белән гомерлеккә саубуллаш дигән сүз, чөнки солдат һәм матрос хезмәте сроксыз иде. Монда инде, кемдер әйтмешли, православие динен түгел, моңарчы дөньяда булмаган шайтан диненә күчәрсең!

      Шакир белән хатыны Сәлимәсенең дә, билгеле, ике малайларыннан гомерлеккә аерыласы килмәде. Дөрес, аны соңгы мәртәбә урыс диненә ул үзе түгел, ә контораны оештырганнан соң, ул махсус дингә өндәүче-проповедник итеп эшкә алган ике священникның берсе күндерде һәм чукындырырга Зөягә алып кайтты. Дөресен генә әйткәндә, гәрчә аның нервысында шактый уйнаса да, ни өчендер, Шакир кайсы ягы беләндер архимандритка ошый да иде. Ни өчен икәнен тәгаен генә әйтеп тә бирә алмый, ләкин ние беләндер ул аны ярата да кебек иде. Бәлки, үз диненә фанатларча бирелүе беләндер? Шакирны һәм аның хатынын, ике малаен һәм ике кызын христианлыкны кабул итүләрен чукындыру йоласы белән ныгытып, рәсмиләштереп кую өчен, Зөя монастырена китерелгән егерме дүрт чуваш, унсигез мари һәм унике удмурт белән бергә атакай үзе чукындырды.

      – Йә, эшләр ничек, Шакир? – дип сорады Раевский ул чакта, аның белән исәнләшеп. – Саулык-сәламәтлек ничек?

      – Рәхмәт, барысы да тәртиптә, – дип җавап бирде Шакир битараф тавыш белән. Хәтта очрашулары хөрмәтенә елмаеп та куймады!

      – Тәвәккәлләдең, димәк? Бик яхшы, бик яхшы. Ниһаять, аек акылың җиңгән!

      – Яхшымы, яманмы, кем белгән инде аны?.. Улларсыз каласыбыз килмәде…

      Атакай, Шакирны һәм гаиләсен чукындырганда, бөтен ачыклыгы белән аңлады: бу кеше урыс динен күңеле белән түгел, ә фәкать малайларын үзләре янында калдыру өчен генә, ә гаиләсе ул кушканга күрә генә кабул итә.

      Ярсуарның дүртенче үҗәт гаиләсе исә аның бу авылга өченче килүендә урыс диненә керүдән качып киткән берничә авылдашы янына, Урал артына китеп барган булып чыкты.

      Шулай итеп, шөкер, хәзер Ярсуар тулысы белән керәшен авылына әйләнеп калды. Ә мәчете исә күптән үк сүтелеп, ташлары чиркәү төзү өчен кулланылды. Чиркәү дигәннән, ничектер гаугалы булып чыкты ул. Кайчандыр мөселман-татарларныкы булып, тулганга күрә, инде анда күптәннән беркемне дә җирләмәгән иске зират өстендәге кабер ташларын аның нигезенә ташып салганда күтәрелде ул тавыш-гауга. Шунысы гаҗәп: православие диненә керергә кул-аяклары белән каршы торган теге дүрт гаилә башлыклары күтәргән шул тавышка инде шактый еллар элек христианлыкка күчкән керәшеннәр дә дәррәү булып кушылды! Сәнәкләргә тикле күтәренеп чыктылар, кабер ташларының чиркәү нигезенә салынганын күреп-белеп алгач! Үзләре – христианнар, ә үзләре мөселманнар яклы! Янәсе, ул ташлар аларның әби-бабаларыныкы. Бер караганда, аларны да аңлап була кебек, тик хәзер бит инде аларга табыну өчен чиркәү дә кирәк. Юк, шуны аңларга теләмәделәр. Тавышны зурга җибәрмәс өчен, бәладән башаяк дип, кабер ташларын куптарып чиркәү янына ташуны туктатырга туры килде. Ә аларга каршы солдатлар чакыртып эшне тагын да зурайтасы СКАЧАТЬ