Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 38

СКАЧАТЬ ул, бер мәлгә туктап калып. – Кызганыч, әлбәттә, тик безнең урысларда мондый могҗизаны очрату кая ул! Тәрәзә йөзләрен менә шушылай бизәү турында әйтмим дә инде! Аларның күпләрендә капка да юк бит! Олы капка урынына аркылы-торкылы куелган агач колгалар, кечесе урынында – киртә кисәге. Ә монда нинди капкалар! Капка түгел, ә сәнгать әсәре!»

      Өйгә керделәр. Анда Сибгатулла белән хатыны Бәдерхәяттан башка кеше юк иде. Авылдашы Егор белән килеп кергән рясалы тагын ике кешене күргәч, йорт хуҗасы имәнеп китте. Шундук башыннан яшен тизлеге белән: «Бу озын, кара киемдәге кешеләр юньлегә йөрмиләрдер, – дигән күңелсез уй йөгереп узды. – Берара туктап-тынып торганнар шикелле ие, тагын башлаганнар, димәк?..» Ләкин үз тормышында әби-бабалардан калган «Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә!» дигән әйтемне һәрчак истә тотып яшәгән Сибгатулла моны күрсәтмәде, чөнки шул ук әби-бабалардан калган гыйбарәләрнең «Ачык чырай, кайнар чәй» дигәне дә хәтерендә иде. Шуңа күрә ул керүчеләрне мөмкин кадәр ачык йөз белән каршыларга тырышты. Аның кинәт кенә килеп кергән кара киемдәге урыс руханиларын күргәннән соң каушап калуын сизенде бугай, Егор, аны тынычландырырга теләп:

      – Менә, Сибгать, сиңа синең Искәндәреңне күргән кешене алып килешем әле, – дияргә ашыкты.

      – Узыгыз, уз! Түргә узыгыз! – диде хуҗа, шундук йомшара төшеп. Һәм үзе шикелле үк куркып, каушап калган хатынына дәште: – Чәеңне куеп җибәр, Бәдерхәят!

      – Хәзер, атасы, хәзер! – дип, хатыны шундук почмакларына кереп китте.

      – Алла бу йортка иминлек бирсен! – диде иеромонах, түргә таба узып, тик чукынып алырга базмады. – Исәнлек-саулыкмы?

      – Аллаһка шөкер, исән-сау йөреп торабыз әлегә, – дип, хуҗа кеше өстәл тирәли кулдан ясалган урындыклар тезә башлады. – Утырышыгыз!

      Утырыштылар. Тик, сүз башларга кыймыйчамы, әллә бу очрашуның бер дә көтмәгәндә килеп чыгуыннан уңайсызланыпмы, беравык барысы да тынып калды. Һәркайсы каршы якның сүз башлавын көтә иде шикелле.

      Ниһаять, Егорның малаен күргән кешене алып килүен искәреп, Сибгатулла:

      – Йә, сөйләгез, кайсыгыз күрде безнең Искәндәрне? – дип, рясалы икәүнең олырагы булган Алексий атакайның йөзенә туп-туры карады. – Кайда, кайчан?

      Бу караштан Раевский хәтта ничектер бераз югалып калды.

      «Нәкъ теге матросның сихерле карашы! – дип уйлап алды ул эченнән. – Булса да булыр икән шундый охшашлык! Хәер, гаҗәп тә түгел, ул аның әтисе ич…»

      Алексий атакай, үзенең кем икәнен әйтеп, берничә ел элек үзенең Санкт-Петербург шәһәрендә флотта священник булып эшләве, аның матрос булып хезмәт итүче малаен әнә шунда күрүе турында сөйләп бирде. Сөйләп бирде дигәч тә, бик кыска һәм дә бик саран булды аның сүзе. Ул менә хәзер каршында утырган, Егор раславы буенча, шушы авылның бик хөрмәтле кешесе булган бу ир-атка: «Малаегыз бик тә үҗәт иде, чукынудан баш тартты һәм шуның өчен бик тә кыерсытылды», – дип әйтә алмый ич инде! Ә Сибгатулланың Искәндәр турында күбрәк беләсе, күбрәк нәрсә ишетәсе килде.

      – Йә, СКАЧАТЬ