Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 35

СКАЧАТЬ керәшен кызларына тартамы әллә? – диде икенчесе, сары тешләрен күрсәтеп. – Кара аны, аларны бер кичтә генә каратып булмый торгандыр, гәрчә безнең диндә саналсалар да, татарлар – горурлыкларын саклап калган халык алар!

      – Юк, кунмыйбыз, – дип җавап бирде Алексий монахның соравына. – Монда яңа священник хөрмәтенә гыйбадәт кылабыз да, ашап-эчеп алуга ук, Бәрәскә дигән бик зур авылга китәбез. Бу юлы сәяхәтебез шактый озакка сузылачак – бик еракта ул, Уфа өязенә караган Минзәлә шәһәре янында ук! Аның каравы анда безнең изге миссиябез колач җәяр өчен урын җитәрлек! Тик шунысы бар: мөселман-татарлар белән эш итәргә туры киләчәк…

      – Ә нишләп шулхәтле ерак җиргә барабыз, атакай? Андагы халыкны безнең дингә тарту буенча эшләрлек чиркәүләр һәм миссионерлар юкмыни соң?!

      – Бар барын да, тик бу мәсьәләдә башкарган эшләре әлегә артык сизелми. Әйтик, ике йөз чамасы хуҗалыклы шул авылда нибары егермеләп йортта гына чукындырылган керәшеннәр яши. Йөз илле елдан артык вакыт эчендә бит бу!

      Аларны чиркәүдә моңарчы зур бәйрәм вакытларында монда да гыйбадәтләр кылып, керәшеннәргә урыс телендә вәгазьләр сөйләп килгән Кәтиринкә авылы побы Тимофей белән бүгеннән башлап шушы чиркәүнең побы булып эшли башлаячак Александр каршы алды. Күрештеләр. Бер сәгатьтән халыкны җыярга килешеп, шөкер, хәзер моның өчен чиркәү манарасына куелган, тавышы тын, җилсез көннәрдә хәтта кайбер күрше авылларга тикле ишетелә торган матур яңгырашлы чаңы бар! Акрын гына булса да, халык та чиркәүгә ияләнә башлады, бәйрәм көннәрендә шактый кеше җыела. Әлбәттә, ни өчендер, аңа кырын-кырын карап үтүчеләр дә бар.

      Юлдан соң Александрның әтисе Фёдор дәдәйгә кереп бераз чәйләп алганчы, халык та җыелып өлгерде. Башта анда килгән халыкка Казан епархиясе һәм шәхсән аның башлыгы архиепископ Рогачевский исеменнән («Бу турыда ишеткән Илларион атакайның күңеле булыр!») архимандрит Алексий Раевский рәсми рәвештә ачылуы белән мәхәллә кешеләрен котлап, изге дога укып, чиркәүнең алтарена изге су бөркеп, изгеләндереп чыкты, аннары җыелган халыкка әллә ни озын булмаган вәгазь сөйләп, гыйбадәт кылды һәм Ярсуар халкына моннан керәшен мәктәбендә махсус белем алган авылдашлары Александрның шушы изге йортның побы булып эшләячәген тантаналы төстә белдерде.

      – Ул христиан дине нигезләрен бик тырышып үзләштерде, бик тыйнак егет, – диде ул. – Сез бик бәхетле халык, чөнки шушы көннән башлап вәгазьләрне үз телегездә тыңлый аласыз. Епархия дә, шәхсән үзем дә дин юлында ул безнең дә, үзегезнең дә ышанычын, һичшиксез, тулысынча аклар дип уйлыйбыз. Хәерле сәгатьтә, Алла сиңа һәр изге адымыңда ярдәм итсен, Александр!

      Архимандрит бу нотыгын тәмамлаганнан соң, әле яңа гына поп итеп куелган Александр татар телендә вәгазь сөйләп алды. Гәрчә аның ни сөйләгәнен аңламаса да, ул аны, аңлаган кыяфәт чыгарып, бик дикъкать белән тыңлап торды. Шулай итеп, Ярсуар чиркәве милли поплы булды!..

      Чиркәүдә гыйбадәт СКАЧАТЬ