Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 39

СКАЧАТЬ өчен инде әби-бабалары сайлаган, алардан буыннан-буынга күчә килгән үз диннәрендә калсалар ни була? Бу кемгә комачаулый?

      Сибгатулланың бу соравы иеромонахны уңайсыз хәлдә калдырды. Ул утырган урынында ничектер угаланып алды, чөнки җавап бирер өчен кыен сорау иде бу. Аңа: «Нишлисең, бу бездән генә калмаган, Казанны яулап, Казан ханлыгын җимергән Явыз Иваннан ук килә бит!» – дип җавап биреп булмый, чөнки ул үзе үк өй хуҗасының күңелендә урысларга карата ачу тудырырга мөмкин. Аннары: «Илдәге диннәр төрлелеге Русиядә бердәмлек булмауны күрсәтә, ә аны булдыру өчен, анда яшәүче халыкларның барысының да бер генә диндә булуы шарт», – дип аңлатсаң да ничек?.. Шуңа күрә Раевский, Сибгатулланың бу соравына ул аңларлык, канәгатьләнерлек җавап табу өчен, бу мизгелдә миен бик киеренке эшләргә мәҗбүр итте.

      – Бу ил тынычлыгы өчен кирәк, – диде ул, ахырда шундый җавапка тукталып. – Бер диндәге кешеләрнең бер-берсенә бернинди дәгъвалары да булмый, булуы да мөмкин түгел. Ә төрле диндәгеләр арасында низаглы хәлләр килеп чыгу мөмкинлеге зур. Димәк, илдә тынычлыкның бозылуы бар. Аңлашыламы, Сибгатулла абый?

      Раевский әңгәмәдәшен хөрмәт йөзеннән тулы исеме белән генә түгел, ә «абый» сүзен кушып дәшүен сизми дә калды. Инде ул аңа икенче тапкыр шулай мөрәҗәгать итә иде бугай.

      – Аңлашылды, ләкин ышандырмады, – диде өй хуҗасы. – Төрле диндәгеләрнең дә бүлешер нәрсәләре юк. Әйе. Шулай булгач, алар арасында нигә низаглар килеп чыгарга тиеш икән?

      – Азмыни?.. Мәсәлән, православиене дөрес аңламаганнан да килеп чыгарга мөмкин алар. Менә шәхсән үзең безнең дингә күчкән кешеләргә, әйтик, менә хәзер шушында утырган, безнең динне кабул иткән Егорга ничек карыйсың? Шәт, ачу беләндер, ә? Әйт әле, яшермичә генә!

      – Ниткән ачу?! Сезнең динне кабул итүе белән ул безнең авылныкы булудан туктамады, тик исеме генә үзгәрде: элек Гәрәйша булса, хәзер – Егор. Безнең халыкта «Җаны теләгән, елан ите ашаган» дигән әйтем бар. Шулай булгач!.. Миңа дисә, кеше ник немецлар динен кабул итми! Тик кеше булып калсын! Менә эш нәрсәдә, минемчә. Әйе.

      Раевскийның эченә бераз җылы йөгерде: «Димәк, аңа кайсы дин дә барыбер! – дип уйлап алды ул. – Алайса, аның христианлыкка күчүе дә ихтимал! Әгәр дә мәгәр авылдашлары тарафыннан зур хөрмәткә ия булган мондый кеше христианлыкка күчә калса, бу хәл үзе үк искиткеч зур файда китерә алыр иде! Көтүдәге сарыклар алдан барган кәҗә артыннан ияргән шикелле, аның үрнәгендә безнең дингә күчүчеләр шактый табылыр иде».

      – Мин сине дөрес аңласам, сиңа кайсы дин дә барыбер, ә, Сибгатулла абый? – диде Раевский, аңа таба иелә төшеп. – Димәк, син православиене дә кабул итә аласың?

      – Дөрес аңламагансың, батюшка. Минем өчен теләгән динен тоткан һәр кеше дә барыбер, дидем мин. Һәр кеше үзе теләгән динне тотсын! Менә, мәсәлән, үзем – мөселман динендәге кеше. Әйе. Аны ничәмә йөз еллар буе әби-бабаларыбыз тоткан. Ул буыннан-буынга килә. Шуңа күрә мине башкасы кызыксындырмый.

      Ул арада хуҗабикә Бәдерхәят өстәлгә җырлап торган самавырын китереп куйды, үзе бизәкләп-чуклап тукыган тастымалга СКАЧАТЬ