Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 31

СКАЧАТЬ чыгып китте. Ә кабинет хуҗасы янәдән тәрәзә янына килде дә аның йорт подъездыннан чыкканын, ябык, озын гәүдәсен сизелерлек үк аска бөгә төшеп, ишегалды аша үтеп, арбасына менеп утырганчы күзәтеп торды.

      «Моны дипломат итеп чит илгә генә җибәрәсе бар! – диде ул үз-үзенә. – Кара, ничек матур һәм килешле сөйли! Бу теләсә кайсы инородецны безнең дингә күндерә ала торгандыр. Әллә гипноз сәләте дә бар инде үзендә? Күзләренә туры каравы авыр, карасаң, сихерләр шикелле тоела. Инде шактый яшьтә булса да күренеп тора: бирешергә теләми әле!..»

      Архиепископ Илларион бу әңгәмәләре турында бер атна чамасы уйланып йөрде-йөрде дә, уй-фикере билгеле бер тәртәгә кергәч, бер дә бер көнне, язу өстәле янына килеп, Синодка хат язарга утырды. Ләкин кулына каләм алгач, башта аны кемгә – обер-прокуроргамы, әллә Синодны җитәкләгән митрополит исеменәме? – язарга белмичә аптырап калды. Аннары Изге митрополит исеменә юлларга булды, чөнки обер-прокурор дин кешесе түгел, ул Синодта дәүләтнең «күзе һәм колагы» ролен генә үти бит дип уйлады.

      Ул хатында йомшак формада гына, гәрчә моның Синод указы белән эшләнүен белеп торса да, Казан шәһәреннән нибары егерме чакрымда гына булган (монда архиепископ күрә торып ялганга барды, чөнки бу ара кырык чакрымнан да артык иде) Зөя шәһәрендәге Богородицк монастыреның ниндидер сәбәпләр буенча Казан епархиясенә түгел, ә турыдан-туры Синодка буйсынуы, бу турыда үзенең монда епархияне җитәкләргә җибәрелгәннән соң эшне кабул итеп алганда гына белүе турында язды һәм, әлбәттә, аның уенча, мондый хәлнең бик үк максатка ярашлы булмавын белдерде. Янәсе, мондый буйсыныш, җирле епархиянең абруена суга һәм аның тарафыннан иноверецларны христиан диненә тарту юлында башкарыла торган изге эшкә күзәтчелек итүне кыенлаштыра. Гәрчә бу турыда хатта язмаса да, Раевскийның башка халыклар арасында христиан динен тарату буенча алып барылган эшчәнлеге Казан епархиясенең бу өлкәдәге эшен кечерәйтеп, алай гына да түгел, хәтта аны Богородицк монастыре каршында эшләп килгән Яңа керәшен конторасы эше итеп кенә кабул итүгә китерә иде. Моны епископ епархиядә эшли башлаган беренче көннәреннән үк аңлап алды. Бу хәлгә, белмим, Тихон атакай ничек түзеп торгандыр, ә ул мондый башбаштаклыкка түзеп тора алмый, моңа аның мин-минлеге белән дини дәрәҗәсе һәм дә горурлыгы да ирек бирми иде.

      Икенче көнне Илларион атакай үзенең сыза-боза һәм кат-кат язган хатын епархия писереннән бик матур итеп чистага күчертеп алды, чөнки Санкт-Петербургка барачак һәм дәүләтнең бер канаты булган Синодта утыручы иң югары рухани кулына керәчәк хат бит!

      Шул хатны Синодка җибәргән көннән соң Илларион Рогачевский аңа җавап көтеп, дөресрәге, борчылып яши башлады. Чыннан да, борчылырлыгы да бар иде шул. Санкт-Петербургта утыручы югары руханилар аның хатында бәян ителгән тәкъдим-фикерләрен дөрес аңлармы? Нигә әле син Синод тикле синод указын тикшерергә алындың дип ачуланмаслармы? Монысы да бик мөмкин хәл, чөнки андагыларның да мин-минлекләре белән горурланулары җитәрлектер. «Без чыгарган указларга ревизия ясаудан башка эшең юкмы әллә?» – СКАЧАТЬ