Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 33

СКАЧАТЬ гаилә, чукындырудан качып, ишетә белүенчә, Урал якларына китеп барган иде. Гәрчә анда шушы дүрт гаилә кешеләреннән башка йөрүче булмауга карамастан, кайчандыр таштан салынган мәчет тә рәсми рәвештә ябылмаган иде әле. Анда мөселманнарның зур дини бәйрәмнәрендә махсус дини белеме булмаган, ләкин үз диненә җаны-тәне белән бирелгән киребеткән Шакир шушында йөрүче шул дүрт гаилә әгъзаларына вәгазьләр сөйли, аннары барысы бергәләп намаз укыйлар иде. Намаз дигәннән, аны, үз өйләрендә яшертен генә, инде берничә ел христиан динен кабул иткән керәшеннәрнең дә кайберләре укый дигән сүзләр дә ишетелгәләп тора. Хәер, бер Ярсуарда гына түгел, башка авылларда да шактый диләр башкаларга белгертмичә генә үзләренең элеккеге диннәрен тотучы керәшен татарлары. Төтенсез ут булмый, ди халык мәкале, мондый сүзләр, мөгаен, юкка гына ишетелмидер. Димәк, тыштан христианин булып, күңелләре белән әле һаман мөселман булып калган андый кешеләр бар һәм, ни гаҗәп, аз да түгелдер, мөгаен. Ә бит мондый икейөзлелек ачыла һәм рәсми рәвештә раслана калса, үзләренең хәтта утта яндырылуларын да белеп тора андый кешеләр!..

      Мондый хәлләрне булдырмас өчен, православие диненә күчкәннәрнең тормыш рәвешләрен, христиан гыйбадәт һәм йолаларын ничек үтәүләрен күзәтү моңарчы җирле чиркәүләргә тапшырылган булса, 1731 елгы указ нигезендә, Яңа керәшен конторасына йөкләнде. Әлбәттә, бу четерекле эшне контора үзенең миссионерлык белән шөгыльләнүче священниклары һәм Богородицк монастыре монахлары белән генә, тәүлегенә егерме дүрт түгел, кырык сигез сәгать эшләсә дә булдыра алмый, чөнки бу алар колачларлык эш түгел. Шуңа күрә контора бу күзәтчелек эшен авыл чиркәүләре священниклары һәм христиан динендәге урыслар, керәшеннәр ярдәме белән башкарырга тиеш булды. Алексий атакай авыллардагы чукындырылган кешеләр арасыннан христианлыкка хыянәт иткән, иң дөрес булган православие диненнән бизгән затлар турында хәбәр итеп торучы кешеләр булдыруны тикмәгә генә бик мөһим һәм бик кирәкле адым дип санамады. Тик андыйларны табу бер дә җиңел түгел. Әллә христиан диненнән читләшкән үз авылдашларын сатасылары килми (ни әйтсәң дә, бер авылда, бергә аралашып яшиләр бит), әллә, икейөзлеләнеп, яшерен генә үзләре дә мөселман динендә кала бирәләр (ышан кешеләргә!), бу эшне башкарырга күндерелгән кешеләрнең җаваплары, үзара килешкән шикелле, гел бертөрле. Янәсе, бар да тәртиптә, барысы да христиан дине гыйбадәт һәм йолаларын тиешенчә башкаралар. Нәтиҗәдә андый «шымчы» ларга акча гына юкка түләнелә булып чыга. Тик бернишләп тә булмый, башкача, Зөядә торып, күңелләре белән мөселман динендә булган, бер Аллаһка инанучы ялган керәшеннәр өстеннән күзәтү эшен ничек башкармак кирәк?! Әнә Кәтиринкә авылы побы бик ышанычлы кеше дип йөргән, аннан соң үзе дә ышаныч күрсәткән керәшен Фёдор үзе дә яшерен генә мөселман динен тота дигән сүзләр йөри ди авылдашлары арасында. Дөрес, коры сүзләрдән башка моның чыннан да шулаймы, түгелме икәнен кире какмаслык итеп раслаучы бернинди дәлилләр дә юк. Шуңа күрә, син христиан диненә, шулай булгач, император Пётрга да хыянәт иттең дип, аның указында күрсәтелгәнчә, СКАЧАТЬ