Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 32

СКАЧАТЬ йөкләгән, Богородицк монастыре да Казан епархиясенә буйсындырылган иде. Бу турыда ашавын да бүлеп укыган атакайның йөзе балкып китте, һәм ул, моңарчы бер мәртәбә дә булмаганны, аның сүзен, йомышын көтеп басып торган писердән:

      – Не хочешь ли отобедать со мной, сын мой? – дип сорады.

      – Что ты, батюшка, что ты?! – диде тегесе, кулларын селки-селки. – Спасибо, батюшка, спасибо, я пообедал уже!

      – Иди тогда, сын мой, иди с Богом!

      Архиепископ, тәмам тынычланып калып, ашавын ашыкмыйча гына, анда да ниндидер үзенә бертөрле ләззәт кичерә-кичерә дәвам итте.

      «Әйткәч тә, Синодта юләрләр утырмый шул! – дип уйлап алды ул күңеленнән. – Рәхмәт, минем ниятне дөрес аңлаганнар. Ниһаять, хәзер гаделлек торгызылачак! Бу указ Зөягә дә җибәрелгәндер инде, мөгаен… Укысын! Моннан соң, мин сиңа түгел, Санкт-Петербургка гына буйсынам, дип, борынын күккә чөеп йөрмәс! Чакыра торып та, күпме вакыт килмичә йөрде бит!..»

      Алай да, аның белән шәхсән үз алдында таныштыру өчен, ул кичекмәстән, бу атнада ук, Алексий Раевскийны епархиягә чакырырга кушты.

      Ләкин архиепископ иртәрәк сөенгән булып чыкты: архимандрит, үз сүзләре белән әйткәндә, «Казан белән Зөя арасын юк-бар эш белән таптап йөрергә» вакыты юклыгын, эшенең тыгызлыгын сылтау итеп, Әрхәрәй йортына килүдән баш тарткан. Әйе, указны алуын алган һәм, үзе өчен монастырьның кемгә буйсынуы барыбер, тик эш кенә барсын, дип белдергән.

      «Хәйләкәр дә соң! – дип уйлап алды Илларион атакай, аңа мондый хәбәрне җиткергәч. – Турыдан-туры Санкт-Петербург белән эш йөртү канына сеңгән! Шуңа күрә епархиягә буйсынырга теләми, күрәсең. Ярар, буйсыныр, башка юлы юк аның! Иртәме-соңмы, Синод указын үтәргә тиеш булыр…»

      Архиепископ Илларион Рогачевский, инде синодның яңа указы буенча, Богородицк монастыре да, Яңа керәшен конторасы да Казан епархиясендә саналган, шуңа күрә аның һәр сүзен тыңларга тиеш булган аларның җитәкчесе архимандрит Алексий Раевскийны үз янына тагын ике тапкыр чакыртып карады, тик ул ике мәртәбәсендә дә килмәде. Гел вакыты юклыгы турында әйтеп җибәрде. Мондый башбаштаклык – монастырь җитәкчесенең үзенә буйсынырга теләмәвен аңлаган архиепископ аның бу гамәлен нәкъ шулай дип бәяләде, – әлбәттә, Илларион атакайның бик ачуын китерде, һәм ул бу тыңлаусыз архимандритны ничегрәк җиңәргә икән дип уйлана башлады. Һәм бер дә бер көнне, миссионерлык эшенә бүлеп бирелгән акчаларның ничегрәк кулланылуын тикшерү өчен, махсус боерык чыгарып, епархия казначее иеромонах Иванкин җитәкчелегендә өч кешене Зөягә җибәрде. Алар анда ай ярым чамасы вакыт эчендә монастырьга һәм Яңа керәшен конторасына бирелгән казна акчаларының ничек һәм нинди максатларда тотылуын ачыклады. Дөрес, Алексий Раевский аларның эшенә һич тә комачауламады, чөнки дин эшенә фанатларча бирелгән архимандрит алдау-йолдау дигән нәрсәне белми, ул үзенең казначееннан да һәр тотылган тиеннең керем-чыгым дәфтәрләрендә тиешле тәртиптә һәм көннекен-көнгә теркәп-язып баруын таләп итә иде. Алай гына да СКАЧАТЬ