Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 29

СКАЧАТЬ да йокыга талгач, корабльдән диңгезгә ташланып, үз-үзен үтергән» дигән карарга килделәр. Походтан кайткач, югары түрәләргә шулай дип җиткерделәр дә. Алар исә, корабльдә бу турыда сораштыру үткәргәндә язылган беркетмәләрне «Эш» кә теркәп куйдылар да, моңарчы Русия флотында күренмәгән гадәттән тыш бу вакыйга, шөкер, шуның белән тәмам булды.

      Шушы хәлдән соң корабль офицерлары нигәдер үз матросларыннан шикләнә башлады.

      – Карале, Алексей, әллә без увольнениегә шушы бакчада бәхәсләшеп утырырга дип чыктыкмы?! Әйдә, булмаса, шәһәрнең үзәк урамнарын булса да әйләнеп чыгыйк!

      – Әйдә соң! Мин һич тә каршы түгел, – дип елмайды дусты, урыныннан күтәрелеп.

      Низаг

      Яше олыгаю аркасында ялга җибәрелгән архиепископ Тихон урынына Казан епархиясенең яңа җитәкчесе итеп архиепископ Илларион Рогачевский билгеләнде. Аннан эшләрне кабул итеп алганда, ул Зөя шәһәрендәге Богородицк монастыреның аерым статус белән яшәп ятуына, аның җирле епархиягә түгел, ә турыдан-туры синодка буйсынуына игътибар итте һәм бу хәлгә бик тә гаҗәпләнде. Ничек инде Казан янында гына булган монастырь һәм чиркәү Казан епархиясенә карамый?! Ничек инде ул моннан җәһәннәм астында булган Санкт-Петербургка, Синодның үзенә генә буйсына?! Ярый торган эш түгел бу!

      – Ничек шулай килеп чыкты соң бу, атакай?! – дип сорады ул Тихоннан. – Ничек бу хәлгә юл куйдың? Ничек ризалаштың моңа?

      – Изге синодның махсус указы шулай иде. Без нишли алабыз? – булды җавап.

      – Ризасызлык белдерергә, Синодка хат язарга иде! «Без нишли алабыз?» дип кул кушырып утырсак, тора-бара алар безнең тагын берничә чиркәвебезне дә тартып алыр!

      – Синод указы буенча, Богородицк монастыре махсус статуска ия. Ул Идел буе һәм Урал арасында яшәүче иноверецларны безнең дингә тарту үзәге булып тора. Аның каршында Яңа керәшен конторасы дигән оешма төзелде.

      – Төзелсен, башка диндәге халыкларны христианлыкка тарту буенча да эшләсеннәр. Тик ул, безнең җирлектә булгач, епархиягә буйсынырга тиештер ич?

      – Тулысынча килешәм синең белән, ләкин, әйтәм бит, Синод указы шундый иде.

      – Тәртип түгел бу, атакай. Аек акыл белән аңлап булмый моны! Һич тә аңлап булмый!

      – Анысын тора-бара үзең карарсың инде… Минем Синод белән араны кискенләштерәсем килмәде.

      Илларион атакай Казан епархиясе эшләрен ашыкмыйча, бик тәфсилләп кабул итеп алды да Әрхәрәй йортына Богородицк монастыре һәм бер үк вакытта Яңа керәшен конторасы җитәкчесе булып торган архимандрит Алексий Раевскийны чакыртырга кушты. Ләкин Зөягә аны чакырырга барган иеромонах:

      – Архимандрит Раевский, бу арада бара алмыйм, эшләрем күп, диде, – дигән җавап белән кайтты. – Бераз бушагач, атакай белән танышырга үзем килеп чыгармын, диде.

      Билгеле, мондый җавап Илларион Рогачевскийның ачуын китерде. Янәсе, нинди башбаштаклык бу?

      – Чыннан СКАЧАТЬ