Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 55

СКАЧАТЬ (коты очар), җүштан (юеш ыштан). [Җанлы телдә мондый кыскарулар, авазларның йотылуы сүзне куллану барышында, экономия йөзеннән, үзләреннән-үзләре генә барлыкка килүчән; ә җүштан дигән «нәмәрсәкәй»не сүз дип атыйсы да килми!];

      пейджер – кесәяз, кесәсал. (Кесәгә салынган сәркатип);

      предприятие – эшләтмә, тәшәббес. [Моның беренче мәгънәсе – санаигханә (термин буларак, Фатих Әмирханда очрый, 1920), икенчесе – инициатива, башлам];

      рычаг – терсәк, каерчак, култерсәк. [Татарда «каергы» сүзе пәйда булса, бер дә гаҗәпләнмәс идек];

      самоходка – йөрертуп, теретуп. [Сүзлекләрдә «самоходка» – артиллерия тубы гына түгел, гомумән, үзйөрешле транспорт машинасы һ. б. Шуңа күрә конкрет бу очракта «үзйөрешле туп» дип алу җиткән иде, – нигә ошамый торгандыр?];

      секундомер – мәлдар, мизгелдар. [Мәл иясе? Мизгел иясе?];

      сотовый телефон – кесә чылтырагы. [Мәгънә югала, монда кесәдә чылтырый торган нәрсәдән бигрәк, махсус (кәрәзле) телефон челтәре күздә тотыла];

      спираль – боргау. [Беренче карашка сәер тоелган бу сүздән файдаланып, «боргаулы мылтык» (русча нарезное ружьё, винтовка) дигән кирәкле генә термин ясап була];

      телевизор – әбүкөзге. [Аңлашылмый. Көзге атасымы? Ләкин көзге өлкәнрәк «яшьтә» түгелме? «Ата көзге» үк түгелдер бит?];

      этикет – итагать. [Бу сүзләрнең мәгънәләре һич кенә дә тәңгәл түгел, гомумән, төрле телләрдәге сүзләрнең тышкы кабыгына, яңгырашына карап кына эш итә башласаң, әллә кайларга барып чыгарга мөмкин; этимология фәнендә бу бигрәк тә шулай. Заманында могтәбәр Нурихан Фәттах та шушындыйрак этимологизацияләр белән мавыгып алган иде, ләкин эзләнүләр нәтиҗәсендә, гадел тикшеренүче буларак, ул үзендә «молоко – мал агы», «творог – туар агы» кебек примитив фаразларыннан ваз кичәрлек көч тә тапты].

      Бу исемлеккә кергән сүзләрнең абсолют күпчелеге татарча фәнни терминология өчен яраксыз. Кайчагында хәтта автор укучыларны үртәмиме, шукланмыймы, шаяртмыймы икән дип тә уйлап куясың.

      Аннары шул нәрсә күзгә ташлана: Рабит Батулла техникага кагылышлы сүзләрдә күбрәк хаталана, чөнки бу өлкәдә, төгәл (әсасый) фәннәрдәге кебек үк, термин-сүзнең мәгънәсе аеруча нык чикләнгән була (ә бит термин үзе үк чик дигән мәгънәгә ия). Шуңа күрә тармак терминологияләрен эшләүне белгечләргә (химикка, математикка, физикка) калдыру тиеш. Соңгы елларда бу күркәм эшкә «Мәгариф» нәшрияты алынды һәм авыр йөкне уңышлы гына тарта, кулга тотарлык күләмле басмалары бар. Гуманитар фәннәрдә исә кайчак кыек атып туры тидергәлиләр. Һәм, гомумән, әгәр синонимнарны тезеп китәсең икән, аларның берәрсе хакыйкатькә шактый якын булып чыкмый хәле юк… Куркаклар коралы «калашник»тан ут сиптергәндә дә, берәр «саташкан» пуляның үз корбанын табуы ихтималрак бит.

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно СКАЧАТЬ