Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Фирдаус Хузин страница 4

СКАЧАТЬ типкәләвен томанлы гына хәтерлим. Аннары шәм кебек лепелдәп торган аңым сүнеп, караңгы бушлыкка очтым.

      Аңыма камерада гына килдем. Идәнгә кертеп ыргытканнар, янәшәмдә идән себерә торган себерке ята. Башым чуен кебек авырайган, күз алларым әлҗе-мөлҗе килә. Торып утырмакчы идем, умыртка сөяге авыртуга чыдый алмыйча ыңгырашып җибәрдем. Ни хикмәттер, стенада сәгать эленеп тора. Камера тынлыгын сәгать текелдәвеннән башка берни бозмый. «Тек-тек, тек-тек». Бу текелдәү тавышы без әсирләргә үлем сәгате якынлашуын искәртә кебек. Төнге уникеләр тулганчы, камерага башка аяк басучы булмады. Ишек артындагы сакчының коридор буенча йөренүеннән башка шылт иткән аваз да юк. Бу һава дивизияләре берсе артыннан берсе килеп бомбага тотылучы шәһәр өчен сәер тынлык иде, зур шартлау алдыннан була торган тынлык.

      Пилауга күчерелү

      Стенадагы сәгать уникене сукканда, кинәт ишек ачылып китте. Ике автоматчы артыннан овчаркалар җитәк-ләгән ике офицер килеп керде. Алар идәндә ятучы әсирләрне, типкәләп, аякларына басарга мәҗбүр иттеләр. Үзләре бертуктаусыз: «Шнелле, русин швайн», – дип җикеренәләр. Һични аңламыйча як-якка, бер-беребезгә каранабыз. Атарга алып баруларыдыр инде дип уйлап, кулларны кысышып, чыгу ягына юнәлдек. Коридорда безне тагын берничә хәрби каршы алды. Урамга алып чыккач, алар, җиде кешелек төркемебезне төрле яклап урап алып, төнге урамнар буенча поезд вокзалына таба алып киттеләр. Димәк, әлегә безне атмаячаклар. Фашистларның ниндидер планнары бар кебек. Шулай булып чыкты да. Станциягә килеп җитү белән, безнең җидебезне дә бер кечкенә вагонга куалап кертеп, өстән бикләп тә куйдылар. Ул арада паровоз, сызгыртып алгач, вагоннарны дерт итеп сискәндереп кузгалып та китте.

      Таң алдыннан поезд ниндидер бер станциягә килеп туктады. Ишекләрне ачып, вагоннан төшәргә боердылар. Бер-бер артлы җиргә сикердек. Төрткәләп стройга тезделәр дә ашыктырып алга куаладылар. Әле юньләп яктырып та җитмәгән. Әче җил исә, кар катыш яңгыр ява. Тәүлек буе авызга валчык та капмаганлыктан, аяклар хәлсезлектән бөгеләләр. Юка кием аша юеш җил тәннең бөтен җиренә үтеп керә, тешләр тешкә тими. Күбебез баш киемнәрсез. Юешлектән, салкыннан чәчләр бозланып катты. Әгәр озаграк барсак, тиешле урынга килеп җитә алмаган булыр идек. Ярый әле «һальт!» дигән аваз яңгырады. Безне пристаньга куалап керттеләр, анда бер-беребезгә елышып чак кына җылынгандай иттек. Зур гына көймә китергәннәр икән, шуңа утыртып, бухта аша каршы ярга чыгардылар. Диңгез ярыннан йөз илле метрлар чамасы ераклыкта урнашкан кызыл кирпеч бинага керттеләр. Бу бина немецларның гауптвахталары кебегрәк нәрсә иде бугай, җиде кешелек төркемебезне, икегә аерып, камераларга яптылар. Мин безнең белән бергә туры килгән штурманнан:

      – Нинди җир бу? – дип сорадым.

      – Пилау каласы диләр моны, туганкай, – дигән җавап ишеттем.

      Рәшәткәле тәрәзә янына басып озак кына диңгез ягына карап торсам да, тышта томанлы һәм яңгыр булганлыктан, су өстендәге хәрәкәт абайланмады. Гәүдәдә нык арыганлык сизелә, СКАЧАТЬ