Асыл ташлы муенса. Тансулпан Гарипова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Асыл ташлы муенса - Тансулпан Гарипова страница 23

СКАЧАТЬ Ихсанбай әнисенә җикеренгәнен үзе дә сизми калды.

      – Мин ни… кайтып килә идем…

      – Кайтып… – Әнисенең чыгып йөргәнен җене сөймәгән Ихсанбайга бу җитә калды. – Каян? Йә, каян кайтып килә идең?

      Үзен кулга алырга өлгергән Фәүзия гәүдәсен турайтты, капканы шартлатып бикләде:

      – Нигә син, улым, керпе йоткан аю шикелле тиреңә сыеша алмый йөрисең?

      Әнисенең без кебек кадалган карашы астында Ихсанбай оялып, хәтта кечерәя барган кебек тойды үзен:

      – Нигә, миңа инде хәзер беркем белән дә сөйләшергә ярамыймы?

      – Гөлбану кайда?

      – Нинди Гөлбану?

      – Таң тишегеннән кем артыннан торып чапкан идең?

      – Мин ни… кибәннәрне генә карап килдем…

      – Әгәр Күксылуга бер-бер хәл булса… – Шунда гына Фәүзия кызын кеше алдында беренче тапкыр үз исеме белән атавын төшенде.

      – Баскан җиреңнән төш күрә башладың шикелле син, әни! – Ихсанбай капкадан чыгып китте, Фәүзия алачык-өенә юнәлде…

* * *

      Алачыкка кергәч, Фәүзиянең янә хәле бетте. Ярый әле улы янында бөтенләй җебеп төшмәде. Дерелдәп торган бармакларын йөрәге турысына куеп, Фәүзия сәке кырыена утырды.

      – Нәкъ шулар, үзләре… – Фәүзиянең инде ничәмә еллар яшь түгүнең нәрсә икәнен оныткан күзләреннән борчак-борчак яшьләр атылдылар да саргаеп кипкән бите буйлап актылар. – Малайлар нәкъ Күксылуның игез сыңары – Ихсанбай. Ихсанбайның үзеннән тусалар да бу тиклем охшамаслар… Күксылуның үзен теге төнге ярга ташлаганда ул да кечкенә, алсу гына, күзләре әрем шикелле күк төстә иде бит… Сибгат!.. Синең боерыгыңа буйсынырга мине нәрсә мәҗбүр итте? Камчымы? Әллә балаларның икесен дә югалтудан куркумы? Яшь иде шул Барсынбикә үзе дә. Дөрес, Диңгезханга чыккач, ул унике ел бала тапмый йөрде. Заман тәмугтай кайнаган бер мәлдә Тәңре сабыйларны аңа ни дип икешәрләп бирде икән?! Ела, Барсынбикә, ела… Соңгы тапкыр кайчан елаган идең әле? Исемдә ул көн, исемдә…

      Барсынбикә белән Диңгезханның шушы Тирәкледә ике ай яшәгәч булды бу хәл! Раузаның әнисе исән иде әле ул чакта, шуларда фатирда тордылар. Киез итек тә бастылар, самавыр-комган да ямадылар. Барсынбикә ара-тирә бала табалмаган хатыннарны имләштерде, чыккан буыннарны утыртты, йөрәк тә сылады, кот та койды[3].

      Тимерлеккә эшкә килүен сорап, Диңгезханга рәис үзе килде. Уйлап карыйм әле, диде, Диңгезхан-Сибгат, сузды. Төпле бер карарга килер иде – Барсынбикәсеннән уза алмый. Ә хатынының ике күзе тәрәзәдә, көн дә китүне генә сөйли. Барсынбикә үзе иренең хәлен төшенә дә кебек: арыды ул илдән илгә йөрүдән, утрак тормышка күчәсе, дөнья көтәсе килә.

      – Яхшы өй бирмәкчеләр, – дип сүз башлады ул беркөн, – калабызмы әллә?

      Сөйләшү кара таңда башлангач, Барсынбикә иренең йөзен күрми. Тавышына караганда, Диңгезхан бу хакта күптән уйланып йөргәнгә охшый.

      – Әллә шул… – Өзеп кенә ни дә булса әйтми Барсынбикә, уйларын тирәнгә яшерергә өйрәнгән инде ул. Уйламый сөйләп, серенең чишелүеннән курка. Илдән илгә, өйдән өйгә йөреп, Барсынбикә баласын эзли дигән уй ике ятып СКАЧАТЬ



<p>3</p>

Кот кою – куркып авырган кешене имләү ысулы.