Асыл ташлы муенса. Тансулпан Гарипова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Асыл ташлы муенса - Тансулпан Гарипова страница 27

СКАЧАТЬ Күңеле тоя: аның бу төше гади төш түгел иде. Тукта, төш күрдеме ул, әллә оләсәсе Күксу сөйләгәннәрне искә төшердеме аның тынгысыз уйлар биләгән күңеле?

      – Оләсәй, нигә синең исемең Күксу?

      – Булса, аның нәрсәсе бар?

      – Тик, болай гына, сәер сымак. Башкаларның оләсәләрендә шундый исем юк.

      Фәүзия, ул чакта Барсынбикә, оләсәсеннән курка да, ярата да. Белә ул: ыру-зат тирәсендәге бөтен тормыш аның тирәсендә әйләнә: сыерларының җилене шешсә дә, сарык-кәҗәгә сырхау төшсә дә, берәрсенең баласына зәхмәт кагылса да киләләр аңа. Кайсыларын бик ихлас кабул итә оләсәсе, бу чакта аның битендәге сырлары язылып, күзләре яшәреп киткәндәй була. Кайсыберләрен тыңлый да, тыңламый да кебек. Сөмсере коела да карашы бер ноктага төбәлә. Әле бүген килделәр аңа, әйттеләр, ерактан, дип. Зур гына малайны әтисе күтәреп китерде; әнисе, күзләрен мөлдерәтеп, Күксу карчыкка бакты:

      – Зинһар, ярдәм ит, инәй… Унбер яшь малайга, үзе һаман атламый.

      – Күрәм… – Күксу «күрәм» диде, ә үзе күзләрен ачмады. – Үпкәләмә, сеңлем, рәнҗемә миңа: бу баланы дәвалый алмыйм.

      – Йа Рабби… Ничәмә зират аша, ничәмә су кичеп килдек.

      – Аңлыйм. – Шуннан оләсәсе чаршау белән бүленгән тирмәнең теге ягына эндәште: – Айбагош, мосафирларны кара, бәләкәй киленгә әйт: казан асып, аш салсыннар, үзләренә ял итәргә урын-җир әзерләсеннәр.

      – Инәй… – Күз яшьләре мөлдерәп аккан хатын янә Күксуга эндәште. – Бөтен өметем синдә иде, инәй.

      – Аңлыйм. – Күксу шунда гына күзләрен ачкандай булды. – Тыңла: әгәр бу зәгыйфь улыңны савыктырсам, өйдә калган өч улыңа, мал-туарыңа зыян килер. Ыруыгызга төшкән каргышны шушы баланың чире тотып тора.

      – Йа Рабби!.. – Хатын башын түбән иде, ире тамак кырды. Малай, берни аңламаган күзләрен чылт-чылт йомып, бер әтисенә, бер әнисенә карады.

      Күксу тагын күзләрен йомды:

      – Малайны рәнҗетмәгез, тамагыннан өзмәгез, яхшы мөгамәләдә булыгыз.

      – Хәергә дип… сарык алып килгән идем…

      – Сарыгыгызны алып кайтыгыз, юлда бер тоткарлык килеп чыгар, шул сарык белән котылырсыз…

      – Йә, хуш, инәй…

      – Хушыгыз.

      Боларны каралты артында тыңлап утырган Барсынбикә бик жәлләде, оләсәсенең ак йөзле, моңсу күзле малайга ярдәм итмәгәненә җаны көйде. Көйсә дә, турыдан-туры бәреп-ярып әйтергә базмады…

      Оләсәсе, әле генә юлаучылар белән сөйләшмәгәндәй, оныгы белән үзенең арасында сүз өзелмәгәндәй, ирен чите белән генә елмайды:

      – Исемең сәер дисең инде…

      – Сәер димим, кешедә юк исем, дидем. – Барсынбикә кыюлана төште. Белә ул: оләсәсенең җыерчыклары күз очында гына калса, аңа сорауны курыкмый биреп була.

      – Тыңласаң, сиңа бернәрсә сөйлим, Барсынбикә.

      – Әкиятме?

      – Әкиятне көндез сөйләмиләр. Бик борынгы заманда булган хәл бу. Безнең кавемнәр, СКАЧАТЬ