Асыл ташлы муенса. Тансулпан Гарипова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Асыл ташлы муенса - Тансулпан Гарипова страница 18

СКАЧАТЬ башына төшкән хәсрәтләреннән файдаландымы берәрсе? Әнә тагы кичә көпә-көндез сыерын талап алып чыктылар. Ихсанбай да йөрде шунда. Кемне талаганыңны белсәң икән, балам?! Ичмасам, Гөлбануга Фәүзия ачыктан-ачык кереп йөри дә алмый – Ихсанбаен күршесеннән үлеп көнләшкән килене аның һәр адымын каравыллап, Ихсанбайга әләкләргә генә тора. Ихсанбай хәзер үзе дә хатынына бәйле: башта армиядән, соңыннан сугыштан алып кала торган кәгазьләрне Сәбиләнең районда табиб булып эшләгән туган тиешле абыйсы ясап бирде… Аһ шул бармакларны: кайсын тешләсәң, шунысы авырта.

* * *

      Гөлбану кич урыс авылы Казанкага барып җитеп туктармын да иртәгесен районга түрәләрнең эш сәгате бетмәс борын барып җитеп, йомышымны йомышлармын дигән уй белән чыкты юлга. Борынгылар: «Ай каймаланганда, каралты-кураңны ныгыт», – дигән дә ул, нишлисең, бармый хәлең юк: тамак тәмугка кертә.

      Авыл өйләре артта калды. Аның, кар шыгырдатып, авыл урамыннан үткәнен хәтта этләр дә абайламады кебек, берсе-бер өрмәде дә. Ихсанбайларда гына ут яна иде шикелле. Фәүзия карчыкны: «Ул бит җен нәселеннән, шуңа бөтен эшен төнлә башкара», – диләр. Әллә шул чын микән?

      Эш дигәндә Гөлбану да иренеп тормый да бит ул. Корылык елны алар бәрәңгенең һәр төбенә су сибеп үстерделәр, суны елгадан ташыдылар. Ә быел бәрәңгесе дә уңмады: үзе эштән бушамады, авырлы булуы да комачаулады. Сыер белән әле ничек тә ач калмаслар иде – менә ничек килеп чыкты.

      Әче җил, кыска сырмасының эченә үтеп, җанын куыргандай итте. Гөлбану адымын тизләткәннән-тизләтә барды. Кайсы тирәгә килеп җитте соң әле ул? Бәй, үзләренең чабынлыгына борыла торган сукмак түгелме соң бу? Әнә бит күк тирәк кара булып күренә, аннан күп тә бармыйсың – Торна кичүе, аннан Тәңребирде елгасының аръягында аларның чабынлыгы. Кайчандыр ул җирләрдә Шәһәрбану Гөлбануга чалгы тотарга, печән чабарга өйрәткән иде, быел Гөлбану үзе Мәдинәсен өйрәтте. Игезәкләр булмаса, печәннең эшен икәүләп тиз бетерерләр иде алар.

      Игезәкләр булмаса… Адәм баласыннан да аңлаешсыз зат юктыр бу дөньяда. Гөлбану менә үзендәге катлаулы тойгыларны үзе дә аңлап бетерми. Балаларны ул ике очракта да Ходайдан теләп-сорап алмады. Мәдинә күзенә күренгәч тә имезде дә кире урынына салды, үчти-үчти китереп иркәләп утыруларның ни икәнен дә белмәде. Мәдинәнең кырысрак холыклы булуын да үзе шуннан күрә: наз җитмәде аңа. Ә нигә әле менә бу игезәкләр өчен үлеп тора икән ул? Эштән шуларны сагынып, йөгереп кайтып керә, йокласалар, уянганнарын көтеп ала алмый йөри. Мәдинә кебек елгыр да түгел бит әле үзләре. Ашау җитмәгәч, капкорсаклы, нәзек кенә аяклы, зур авызлы җан ияләре инде. Мәгәр үзенә караган ике пар зәңгәр нур көлтәләрен күрсә, үзенең дә күңеленнән шундый ук зәңгәр нур агыла башлый. Бөтен дөнья шушы күзләрдән таралган зәңгәр нурга коенган кебек була.

      Ә Ихсанбай йөкле йөргән чагында да, сабыйлар тугач та күпме очраганы булды, туктап хәлен дә сорашмады, әйтерсең артыннан кемдер каравыллап килә. Ә инде сыерын алырга килүчеләр арасында Ихсанбайны күргәч укшыды Гөлбану. Шушы кешегә карата кайчандыр йөрткән хисләрен дә, аның белән үткәргән теге төн тәэссоратларын да – бөтенесен берьюлы косып чыгарасы килде…

      Юл СКАЧАТЬ