Название: Асыл ташлы муенса
Автор: Тансулпан Гарипова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Каләмнәр туганлыгы
isbn: 978-5-298-02903-2
isbn:
Диңгезхан, телсез калып, Барсынбикәгә карады: юк, юк! Ул түгел! Кайда аның тирә-як байлар белән ярышып, бер көтү ат биреп, типсә тимер өзәрлек егетләрне бәйгедә, көрәштә җиңә алган, сылулыгы, сөйкемлелеге белән дан тоткан Барсынбикәсе?! Аның каршысында ап-ак чәчле, сап-сары йөзле, алашаныкы төсле чыгынкы яңаклы, сүнгән күмердәй җансыз күзле, уртлары эчкә баткан карчык утыра.
– Барсынбикә! – Коты алынган Диңгезхан, шуып, идәнгә төште, тезләнеп, хатынының аякларын кочаклады. – Барсын?!
– Кагылма. Тор. Шулай яхшы булыр. Икебез өчен дә.
Шушы көннән башлап алар арасында ир белән хатын мөнәсәбәте өзелде. Барсынбикә Фәүзия исемле каты куллы, каты бәгырьле хакимәгә, ә Диңгезхан Сибгат исемле аның шәүләсенә, өнсез колына әверелде.
…Соңгы күз яшьләремне шунда түгеп бетердем микән дип уйлаган иде Фәүзия. Юк, калган икән әле. Саклый алмады ул Гөлбануны. Табып та өлгермәстән югалтты ул Күксылуын.
– Тәңрем? Нигә инде мине бүген таңда сизгерлектән мәхрүм иттең? Гөлбануның капкасы шыгырдаган саен торып карый идем бит. Нигә генә бу юлы ярдәмеңнән мәхрүм кылдың, Ходаем?!
Икенче бүлек
Тирән үзәккә җиткәч, җил басылгандай булды. Һашим, кулындагы солдат капчыгын ераккарак ташлады да кардан әрчелгән калкулыкка чалкан төште. Район үзәгеннән чыкканнан бирле җәяү атлаган аякларының балтырлары тартышып-тартышып куйды шулчак, табаннары да ут кебек яна. Шулай да рәхәт, чак кына ятып хәл җыяр да, үргәрәк күтәрелеп, Тәңребирде чишмәсенең суын эчәр. Шушы чишмәнең башындарак Һашимнарның чабынлыгы иде. Әтисе мәрхүм булды инде, хәзер кем чаба икән? Зарифа белән Ишмәмәт җыеп алгандыр әле. Хәер, болар вак мәсьәлә, иң мөһиме – ул тере, ул исән кайтып килә.
Һашим торып утырды, үтереп тартасы килде, капчыгының төбеннән бер төрерлек тәмәке тапмасмы… Бауны чишкәч, кулы җылы, йомшак тукымага тиде – Гөлбануга дигән ефәк бүләк ул. Көмеш саплы хәнҗәрен алыштырып алды шушы искиткеч шәлне Һашим. Госпитальдән чыккач, Ялта базарына барды, әнә шунда әллә чегән, әллә молдаван ире сатып тора иде аны… Һашимны тере күрәм дип уйлый дисеңме Гөлбануны: яралану, контузия алу, сукыраю, госпитальдән госпитальгә йөрүләр, аннан соң үлүе… яңадан терелүе. Терелү генә түгел – яңадан күзләре ачылу.
Баш очында карга каркылдады, якында гына саескан шыркылдады, артында козгын кычкырды.
– Кычкырма, козгын, ашыкма: Һашим сугыштан түгел, теге дөньяның үзеннән кайтып килә!
Солдат торды. Куак артыннан яшәреп, борынлап килгән бәбкә үләненә карап елмайды: Һашим сугышка кадәр шушындый матурлыкны, шушы җирне, шушы һаваны ташлап нигә читтә йөрде икән? Хәзер ул газиз туфракның бер бөртек яшел үләненә үзе әйләнергә риза булыр, әмма читкә китмәс. «Их, Гөлбану!.. Синең йөрәгеңне яулый алмаганга гына, көчсезлектән, чарасызлыктан чыгып киттем бит мин теге чак…» Гөлбану турындагы уй Һашимның СКАЧАТЬ