Асыл ташлы муенса. Тансулпан Гарипова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Асыл ташлы муенса - Тансулпан Гарипова страница 22

СКАЧАТЬ бәрәңге эзләп караса әллә? Уйлады да баз эченә төшеп китте Мәдинә. Менә хикмәт: эзли торгач, буралган таш арасыннан өч бәрәңге чокып чыгарды! Инде яшәргә була. Учак астындагы утны тергезеп, Мәдинә шул бәрәңгеләрне кайнар суга салды да күршеләренә йөгерде.

      – Әниең кайтканчы, бездә генә булсалар да ярар иде… – Маһинурның изгелеге һәрчак күңелен йомшарта Мәдинәнең. Менә әле дә аның шул сүзеннән күзенә яшьләр килеп тыгылды.

      – Уй, апай, болай да инде… – Ул, яшьләнгән күзләрен күрсәтмәс өчен, сабыйларга иелде. – Кич тагын китәм инде фермага. Әнием районга бүген генә барып җитә алмас инде, ни, хәерчегә җил каршы дигәндәй, бураны чыкты.

      – Ихсанбай иртүк ат җигеп олы юл белән киткән иде, очрап утыртмады микән?

      – Әллә шул… – Мәдинә борчылу тулы кара күзләрен тәрәзәгә әледән-әле килеп сугылган буранга төбәде. – Апай, мин боларны сиңа тагы кертермен инде… тамакларына ашатыйм да…

      – Кертмичә нишлисең? Мин сез килгәнче малны карап керәм дә…

      Ике баланы күтәреп, буранга ачулана-ачулана килеп керде өенә Мәдинә. Болай булгач, бөтен өмет Ихсанбай агайда. И Раббым-Аллам, утыртып кына барсачы?!

      Мәдинә иртә белән калган бер җамаяк бүрткән бодай белән бәрәңгене, кабыгы-ние белән бергә төеп, игезәкләрнең авызына каптыра башлады. Бәләкәй булсалар да, күп ашый алар – Мәдинәнең үзенә тамак ялгарлык каламы, юкмы? Маһинур күршесе ач та тотмаган бит инде боларны – әнә авыз тирәләрендә катык эзләре бар.

      Ул арада кинәт шыгырдап ишек ачылды.

      – Абау… – Мәдинә уңайсызланып китте. – Буран булгач, капка ачылганын да ишетеп булмый. Кеше кергәнен аңышмый да утырам. – Мәдинә шулай дисә дә, дөресен әйткәндә, табынының ярлылыгыннан оялды. – Үт, инәй, әйдә, чәйгә утыр… – Үзенә һәрчак кап-кара күзләре белән йотардай итеп карап йөргән карчыктан шүрләсә дә, ул ягымлы сөйләшергә тырышты.

      – Әниең кайда?

      – Райкомга китте, Таулыга.

      – Кайчан?

      – Сәхәрдә үк…

      – Йомышы… – Фәүзия карчык, тамагына талкан тыгылгандай, кинәт туктады.

      – Йомышы шул сыер буенча инде. Салымны түләми калган чагыбыз булмады, ди. Сыерны тартып алу – мондагы түрәләрнең… этлеге, ди.

      – Соң бит… – Фәүзия өзгәләнеп тәрәзәгә карады, – буран чыкты бит!

      Сыерны алырга килүчеләр арасында шушы карчыкның улы Ихсанбай да булуы Мәдинәнең эчендә яшереп торган ачуын шунда ук тышка чыгарды:

      – Болар бит… буран дип тормый, ашарга сорыйлар!

      – Әле нәрсә ашатып утырасың? – Мәдинәгә карчыкның соравы урынсызрак бирелгәндәй тоелды. Аның болай да җир тишегенә керердәй булып торганын күрмимени ул?

      – Аллага шөкер, болар нәрсә бирсәң дә ашыйлар, – дигән булды Мәдинә.

      Карчык, түргә үтеп, игезәкләргә иелде:

      – Йа Ходай, бу тиклем дә охшамасалар…

      – Бәй, игез булгач. – Мәдинә шунда гына СКАЧАТЬ