Асыл ташлы муенса. Тансулпан Гарипова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Асыл ташлы муенса - Тансулпан Гарипова страница 20

СКАЧАТЬ ни булган?

      – Мин дә как рас шуны сөйли генә башладым түгелме? – Раузаның шомырт кара күзләре ризасызлык очкыннары чәчте. – Нибары шуны сөйләмәкчемен. Зарифага тел тидерә дисеңдер инде? Ну бит үзенең дә теле дилбегә буе! Аның теле! Кичә орлык тазарткан җирдә сөйләп тора, ди. Имештер, Гөлбануның игезәкләре энесеннән… теге ни… Урыс Һашимыннан түгел, дип. Ышанмасагыз, дип әйтә, ди, бармакларыгызны бөгеп санап карагыз: Һашимыбыз кайчан китте дә Гөлбану кайчан бәбәйләде, дип.

      Аркасыннан тир бәреп чыккан Ихсанбайның башы әйләнеп, тамагы кипкәндәй булды – графиннан җәһәт кенә су салып эчеп җибәрде.

      – Рауза апай, ни… – Ихсанбай, кандала тешләгәндәй төрле-төрле җирләрен кашып алды, – синең әйтергә теләгәнең…

      – Как рас шуны әйтәм дә инде: Зарифаны һәм Ишмәмәтне. Ишмәмәткә барган бит Гөлбану. Сыерны алырга син кушкансың, район түрәләренә жалу белән барам, үз сыерыңны китереп бирерсең, дип. Зарифа бит инде шуңа да котырына. Элек тә бит алар Гөлбануны ярлы дип яратмадылар. Ишмәмәт Гөлбануга: «Минем гаебем юк, рәспрәжинене күршең, силсәвит бирде!» – дип чыгарган. Вәт менә оятсызлык кайда? Син бит инде кош балалары шикелле авызларын ачып яткан сабыйларны үз белдегең белән шулай итеп ризыктан мәхрүм итәсеңме? Андый фәрманны син, Ихсанбай энем, үлгәндә дә бирмисең! Гөлбану бит франтавик хатыны, районга барып җитүен җитсә, аның сүзе рас булмый, кемнеке рас була?

      «Ишмөхәммәт – төлке», – дип уйлады Ихсанбай, моны ишеткәч. Фермадагы үлгән терлекне кешенең шәхси малын җыеп капларга мөмкин булуын алар бит икәүләп уйладылар. Ихсанбай гаепле булса да, исемлеккә Гөлбануны кертүе белән генә гаепле.

      – Рауза апай… – һаман тәмләп-тәфсилләп сөйләвен белгән бу хатынга ни әйтмәкче иде әле? Хәтерең бар булгыры… – Ә, әйе… Мине сорасалар, сарык абзарларын карарга китте, диген, яме! Хәзер ат җиктерәм дә…

      – Мин бит баядан бирле сиңа шуны тукыйм. Утынга дип барган Ишмәмәтне… – Ихсанбай колагына «бүреләр» дигән сүз чалынып калды, әмма аның бер аягы эчтә, икенчесе тышта иде. Ашыгырга кирәк, туктатырга кирәк Гөлбануны! Яңарак кына сугыштан яраланып кайткан Камалетдиновка эләксә, әллә кайсы җиреңнән асып куяр. Сугышка бармаганнарны, тыл күселәре дип, яман нык яратмый, диләр…

      – Гөлбану чабынлыгын кыеклатып, яр астыннан килеп чыкканнар, ди, бүреләр. – Ихсанбай чыгып китсә дә, Рауза туктый алмый сөйләвен белде. – Ярый әле Ишмәмәт теге сары айгырны җиккән булган! Айгыр булмаса, шушы көнне Шәңгәрәй мескен ятим, Зарифа сантый ирсез кала иде. Ирсез калсаң, аңлар идең син дә ирсез хатыннарның хәлләрен. Син, мужет, икәүне түгел, өчәүне шунда ук табар идең. Артым сасык дип тормыйсың, кеше белән булышасың: апаеңның үз үлеме белән үлмәгәнен, нибары синең, җизнәңә гыйшык тотып, мунча ташына тавык тизәге ыргытып, ис тидереп үтергәнеңне бөтен дөнья белә! Ялгызлык… – Үзен жәлләүдән күңеле тәмам йомшарып, борыны җебеп киткән Рауза, итәгенең эчке ягын әйләндереп бер сеңгерде дә, тәмам тынычланып, эскәмиягә сузылып ятты. Гәүдәсенә күрә шактый бәләкәй СКАЧАТЬ