Асыл ташлы муенса. Тансулпан Гарипова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Асыл ташлы муенса - Тансулпан Гарипова страница 19

СКАЧАТЬ китсә дә, һаман да хан кызы кыланмышларын ташлый алмый. Дөресен әйткәндә, Ихсанбай әтисен хәзер санга сукмый. Ул аның эчкән баш белән тиешсез җирдә юк-бар сүз сөйләп куюыннан гына курка. Ә менә әнисе… һич аңламассың аны, һич төшенмәссең. Кичә булган хәлне генә әйт әле син. Колхоз фронтка оек-бияләй җибәрде. Караса, әнисе дә килгән, кулында олы бер төенчек. Алып килгән оек-бияләйләрен һәрберсен санап яздырды. Секретарь чыккач, әнисе белән икәүдән-икәү калды. Ихсанбай сүзне ерактан уратып маташмады:

      – Менә кайда яткан ул патриотка! Белмәгәнмен…

      – Инде белдең.

      – Тик бер атнакысы бар бит әле, – Ихсанбай әнисенең күзенә туры карарга тырышты, – патриотның баласы… дезертир булмый.

      Әнисенең болай да йомылган иреннәре тагы да ныграк кысылды, иллә мәгәр йөзен үзгәртмәде:

      – Ихсанбай, син барыбер әйбәт солдат була алмас идең, чөнки син… әйбәт ул була да белмисең. – Шулай диде дә ишекне каты итеп ябып чыгып та китте.

      Сәер хатын аның әнисе, бик сәер. Йә, бүген иртән нәрсә диде? Имештер, зираттагы чокыр синеке булачак… Ә инде Гөлбану игезәкләренең асылына төшенсә, ул чагында… Ул чагында әнисе Ихсанбайны тереләй тунаячак. Кеше чын сөйләсә, заманында ул Алладан да, бәндәдән дә куркуның ни икәнен белмәгән Һашимны кереп кыйнап чыккан хатын… Игезәкләр кеше тел-тешенә кергәләгәнче дөньядан киткәне хәерле инде. Әлбәттә, Гөлбануны ничек тә туктатырга кирәк. Менә сиңа – юаштан юан чыккан. Һич уйламаган иде, ул хатын мондый карарга килә алыр дип, башына да китермәгән иде…

      Үз уйларыннан үзе өшегән Ихсанбай кулын мичкә терәде. Мич эссе иде әле. Рауза мичне күптән томалаган, күрәсең.

      Ихсанбай кәнсәләрендә байтак уйланып утырганнан соң, Рауза килеп керде. Үзенең колач ярым гәүдәсе белән ишектән көчкә үтте дә эскәмиягә җәелеп утырды. Ихсанбай бүген кәнсәләргә чакыртыласы кешеләрнең исемлеген язып бетергәнче, Рауза авылның соңгы яңалыкларын түкми-чәчми тасвирлап сөйләп бирәчәк. Ихсанбайның кулында каләм, бер колагы телефонда, икенчесе – Рауза авызында. Шулай гадәтләнгән.

      – Әй бу адәмне, әй бу халыкны…

      Ихсанбай тыңлап утырганын белдермичә, Рауза дәвам итмәячәк – бер-берсен өйрәнеп бетергәннәр.

      – Нәрсә булган, Рауза апай?

      – Аһ шушы Ихсанбайны… Нәрсә булды дип, миннән көлеп утырасыңмы? Соң, син силсәвитме, минме?

      – Соң инде, Рауза апай…

      – Рауза апай, Рауза апай… Мин инде, Аллага шөкер, туганнан бирле Рауза…

      – Шулаен шулай да…

      – Шулай булмый, – аның шомырт бөртегедәй күзләрендә хәйлә галәмәте уйнап үтте, – мин бит әтиең белән әниеңнең сине җитәкләп, кирәк-яракларын ике тәгәрмәчле арбага төяп, Тирәклегә килеп кергәннәренә тикле хәтерлим. Әйе, әйе! Авылда беренче очраган кешеләре мин булдым. Совет йортын да мин күрсәттем аларга. Җизнәң бүләк иткән теге алтын балдак югалмаган иде СКАЧАТЬ