Асыл ташлы муенса. Тансулпан Гарипова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Асыл ташлы муенса - Тансулпан Гарипова страница 17

СКАЧАТЬ Анда кара урман күренә, урманда юллар һәрчак төрле якка тармаклана. Бала гына еламасын иде.

      – Ташла! Ташла, дим, баланы! – Барсынбикәнең баланы кысып тоткан кулын Диңгезханның камчысы көйдереп ярып үтте – акырып елаган Күксылу Барсынбикәнең кулыннан төшеп тә китте. Шул ук минутта Диңгезхан Барсынбикә белән биянең кабыргасына шпорлы итекләре белән җан ачуына төртте. Барсынбикә күз ачып йомган арада сугамы, яргамы очкан баласы артыннан затлы киемнәре төйнәлгән баягы төргәкне ташлап өлгерде.

      – Балам! – Шапырдап суга керә башлаган ат тояклары, елга шавы астында аның кычкыруы ишетелмәде дә шикелле.

      Алга таба булган хәлләр дә Барсынбикә күз ачып йомган арада башкарылды: волость түрәләрен үзе белән бергә төнлә суеп чыккан юлдашының аркасына судан чыкмас борын ук хәнҗәр кадады Диңгезхан, шуннан соң Барсынбикәгә әйтте:

      – Шушыннан башлап, мин – Сибгат, син – Фәүзия. Малайның исемен үзгәртмәдем. Ә Күксылуны оныт: җаны җәннәттә булсын. Документлар миндә.

      – Кая китәбез? – Шул минуттан Барсынбикәдән Фәүзиягә әйләнгән хатын иренә төбәлде. – Кая юл тотабыз?

      – Еракка… Фәүзия. Болар озакка килде. Бу якларга, бәлки, беркайчан да әйләнеп кайтмабыз.

      Фәүзия тәмам уянып, күргән төшен хәтерләргә тырышты. Төш дисәң… Шул ук күренеш: артларыннан куалар… Күксылу бертуктаусыз елый. Диңгезхан Барсынбикәнең сабый тоткан кулына камчы белән сыдыра…

      – Уф! – Ул торып утырды. Сибгате учак каршысында утырган җирендә йоклап киткән. Биреште карт. Күп эчә шул, болай булса, кирәкмәгәнне лыгырдавы белән башына җитәчәк ул Ихсанбайның.

      Аталы-уллы тыныша алмыйлар. Берсе олымын дип туктамый, икенчесе кечемен дип тынмый. Нәрсә эшләргә болар белән? Ихсанбай кадерсез шулай да: әтисенең алтыннары булмаса, йөрер идең шушы көнне эчәк шулпасы эчеп…

      Фәүзиянең мал өенең кечкенә тәрәзәсеннән тышка каравы булды, аңа үзенең күңеле кебек үк шомлы, шөбһәле кара төн бакты. Шушындый төннәрнең аның сердәшенә әйләнгәненә инде ничәмә ел. Беркемгә дә, хәтта иренә дә әйтә алмаган серләрен ул төн белән уртаклаша. Адәм баласы гомеренең байтак өлешен йоклап үткәрә, ә Барсынбикә-Фәүзия йокламый үткәргән төннәре исәбенә гомерен ике тапкырга озайткан кебек… Күпме уй уйлады икән Фәүзия үз гомерендә, күпме юл үтте икән? Төркиягә чыгып китмичә, елга буйлап шушы якларга кабат килер өчен Сибгатне күндерергә күпме көч сарыф итте икән? Фәүзиянең бөтен өмете бит үзләре кичеп чыкканда баласы төшеп киткән елгада калды. Ә бәлки, Күксылу тередер? Ә бәлки, ул, елгага төшми, ярда калгандыр? Төн иде бит, караңгы иде, якында гына авыл бар иде шикелле…

      Казак далаларында беркадәр яшәгәннән соң, алар шушы якка юл тоттылар. Сибгат-Диңгезхан авыллар буйлап йөреп, киез итек басты, самавыр, савыт-саба ямады. Ихсанбайга җиде яшь тулганда, Фәүзия кайдандыр бала табып алып, авылыннан чыгып киткән Шәһәрбану исемле кыз эзенә төште. Фәүзия-Барсынбикә мең михнәтләр белән табып алган кызын гомере буе яклап яшәрмен дип уйлаган иде – юк, барыбер ул теләгәнчә килеп СКАЧАТЬ