Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 10

СКАЧАТЬ Ә тарих безгә дүрт йөз кырык елдан соң үз авазыбызны дөньяга ишеттерү өчен, шундый форсат биргән икән, моннан файдаланмый калырга һич кенә дә хакыбыз юк! Рәсми дипломатия өлгермәгән, җитешмәгән җирдә безгә халык дипломатиясен эшкә җигәргә кирәк. Әлегә рәсми илчелекләребез булмаса да, бүген дөньяның дистәләгән илләрендә күпсанлы һәм куәтле татар диаспоралары бар. Бу корылтайда шушы диаспора идарәләренә татар халкының һәм Татарстанның рәсми булмаган илчелекләре – вәкаләтле вәкиллекләре статусы биреп, аларга татар халкының һәм Татарстанның мәнфәгатьләрен яклау бурычын йөкләсәк, без дөнья илләренә тиз арада Татарстанның тавышын ишеттерә, позициясен ныгыта алыр идек. Кыскасы, безгә күктән бәхет төшкәнен, кемнеңдер «бәйсезлек» бүләк иткәнен көтеп ятмаска, бүген үк, хәзер үк булган бөтен мөмкинлекләребездән файдаланырга кирәк. Җир шарының теләсә кайсы төбәгендә, теләсә кайсы илдә яшәгән татар кешесе үзен татар халкының һәм Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле, илчесе итеп тоярга, аның мәнфәгатьләрен яклап көрәшергә тиеш.

      Без – бу залда утыручы һәммәбез дә, төрле төбәкләрдә яшәүче башка милләттәшләребез дә – бер-беребезгә охшаган да, охшамаган да, без бер-беребезне аңлыйбыз да, ә кайчакта аңлап та бетермибез. Әйе, татар халкы бик күптөрле. Менә шушы күптөрлелектән файдаланып, бер бөек татар халкыннан дистәләгән вак милләтләр ясарга дәртләнеп йөрүчеләр дә булуы ихтимал. Дөньяда бүленә һәм бүленми торган нәрсәләр бар. Милләт шуларның бүленми торганнарына керә. Юкка гына татарда «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» дип әйтми торганнардыр инде. Бүгенге көндә татар халкын төрле вак халыкларга бүлү – милләт өчен үлемгә тиң. Шуңа күрә халкыбызның күптөрле булуын без аның искиткеч зур байлыгы дип кабул итәргә, төрле төбәкләрдә гомер сөрүче халкыбызның аерымлыкларын түгел, ә һәммәбезне дә бөек милләт янына берләштерүче уртак хисләрен, уртак моңнарын, уртак йолаларын, уртак бәйрәмнәрен эзләп табарга, ишәйтергә һәм үстерергә тиешбез.

      Мин үземнең бу чыгышымны балачакта хәтергә уелып калган бер вакыйганы сөйләп тәмамламакчы булам…

      Авылда минем бик тә диндар әбием бар иде. Шулай беркөнне әбием гадәттәгечә намазлык өстендә дога укып утырганда, тәсбихнең җебе өзелеп, төймәләре идәнгә чәчелде. Мин йөгереп килеп әбигә тәсбих төймәләрен җыярга булыша башладым. Туксан тугыз төймәле тәсбихнең туксан сигез төймәсен табып, әби белән яңадан җепкә тезеп куйдык. Ләкин күпме эзләсәк тә, идән ярыгына төшкән туксан тугызынчы төймә табылмады. Бу көнне әби кичкә кадәр кулына тәсбих алмады. Мондый хәлне күрмәгәнгә, мин аннан: «Әби, нигә тәсбих тартып дога укымыйсың?» – дип сорадым. Әби авыр итеп көрсенеп куйды да болай диде: «И-и улым, син берни дә аңламыйсың шул әле, туксан тугыз төймәле тәсбихемнең бер төймәсе җитми, ә мондый тәсбих белән дога укысам, минем догам кабул булмый…»

      Менә бүген сезнең каршыгызга чыгар алдыннан, мин нигәдер әбиемнең шушы сүзләрен искә төшердем.

      Бөтендөнья татар СКАЧАТЬ