Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 14

СКАЧАТЬ саналган вәгъдәләрне үтәү өчен, бер депутатның гына түгел, бөтен җәмгыятебезнең, дәүләтебезнең дә көченнән килми торгандыр бүген. Әмма арадан сайлап алып, тиз арада башкарып чыгарлыклары да булган икән бит. Шундыйларның берсе – милли мәгариф системасын камил хәлгә җиткерү, аны ясле һәм балалар бакчасыннан башлап югары уку йорты белән тәмамлау, кыскасы, Милли университет ачу кулдан килмәслек, мөмкин булмаган эш түгел иде.

      Без, депутатлар, йөремсәк халык, сайлаучыларыбыз белән һәрчак очрашып, аралашып торабыз. Шундый очрашулар вакытында безгә еш кына бер үк сорауны бирәләр: «Нигә безне алдадыгыз? – диләр. – Моннан җиде ел элек «Телләр турында» гы Закон кабул иткәндә, Сез, Татарстанда милли мәгариф системасы булачак, һәркем үз баласын яследән башлап югары уку йортына кадәр үз туган телендә укыта алачак, дидегез, бераз соңрак Дәүләт программасында «1995 елда татар Милли университеты ачарга» дигән карар чыгардыгыз, – диләр. – Без, сезгә ышанып, балаларыбызны татар балалар бакчаларына, татар мәктәпләренә, татар гимназияләренә бирдек. Ә кайда сезнең вәгъдә иткән Милли университетыгыз? Кайда сезнең төрле һөнәр ияләре тәрбияли торган махсус урта уку йортларыгыз?» – диләр. Без башны түбән иеп аларны тыңлыйбыз, әмма бу сорауларга җавап бирә алмыйбыз. Чөнки халкыбызның «Вәгъдә – иман» дигән сүзен истә тотабыз, халыкны буш вәгъдәләр белән алдамаска кирәклеген яхшы беләбез. Ләкин монда гаепне башкаларга, объектив һәм субъектив сәбәпләргә аударып акланырга маташу да урынсыз булыр иде.

      Милли мәгариф системасының әнә шулай тәмамланмаган булуы соңгы елларда «Телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыруны да сүлпәнәйтте. Татар телендә белем бирүче тулы канлы югары уку йорты ачылмавын күргәч, янып-дәртләнеп үз балаларын татар балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә бирүчеләрнең күңеле сынды, аларның хәлен күреп, башкалары да сүрелде. Татар мәктәпләрендә балалар саны хәзер кимүгә таба йөз тота. Һәр авыл кешесе яхшы белә: очланмаган кибәнгә су үтә, ул әкренләп череп юкка чыга башлый. Югары уку йорты булмаган безнең милли мәгариф системабыз да бүген шушы очламаган кибәнне хәтерләтә.

      Кайвакытта миңа Татарстандагы уку йортларының берсе дә Татарстан өчен эшләми, алар безгә бөтенләй кирәк түгел сыман тоела башлый. Чөнки алар һәммәсе дә тулысынча Россия карамагында, аларның берсендә дә «Татарстан» сүзе юк, кайсы Казанныкы, кайсы Алабуганыкы, кайсы Чаллыныкы яисә Каманыкы… Бездә «Татсвинопром» бар, «Татптицепром» бар, әмма Татарстан исеме белән аталган югары уку йорты юк. Башкортстан хөкүмәте әкрен-әкрен генә булса да үзендәге югары уку йортларын башкорт канаты астына ала башлады, алар белән эшләүче махсус дәүләт структурасы да булдырды, ә бездә әле һаман күзгә күренерлек үзгәрешләр сизелми.

      Безнең милләт дүрт гасыр буена дәүләтсез, патшасыз һәм хөкүмәтсез яшәп тә югалып бетмәгән, чөнки аны ислам дине, татар моңы, татар мәгарифе, татар китабы саклап калган. Патша хөкүмәте бер тиен акча бирмәсә дә, татар халкы һәр авылда, һәр мәхәлләдә үз милли телендә белем бирүче СКАЧАТЬ