Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 6

СКАЧАТЬ Эреле-ваклы милли түрәләребез, региональ хуҗалык исәбенә күчәбез, дип, аннан соң балда-майда йөзәбез, дип, безне дә, үзләрен дә алдыйлар. Республиканың 98 процент байлыгы үз кулыбызда булмаганда, без әллә нинди «исәпкә» күчсәк тә, бу хәерчелектән чыга алмаячакбыз. Исәпкә бар, санга юк хәлендә йөреп, һаман шул сәнәгать магнатлары биргән сәдакага гына көн күрәчәкбез. Бары тик республика халкы үз җиренә үзе хуҗа булгач, үз байлыгы белән үзе идарә итә башлагач кына, без милли мәктәпләр һәм югары уку йортлары, милли академия һәм киностудия, милли нәшриятлар, берничә каналлы телевидение һәм дөньядагы барча татарлар тыңларлык радио һәм гомумтатар матбугат органнары ача алачакбыз.

      Моннан дистә ел чамасы элек җиде миллион татарның рухи башкаласы булган Казан каласының 800 еллык бәйрәмен үткәрүгә әзерлек башланган иде. Бер-ике галимнең бу мәсьәләдә нидер бүлә алмавын сәбәп итеп һәм Мәскәүнең «әтиләрчә акыллы киңәшен искә алып», бу олуг юбилейны тавыш-тынсыз гына йомып куйдылар. Югыйсә инде бәйрәм әзерлекләре башланган, йөзләгән төрле сувенирлар чыгарылган, газета-журналлар юбилейга багышланган дистәләрчә мәкаләләр бастырган, шактый ук чыгымнар да тотылган, – кыскасы, халык күңеленә бәйрәм рухы кергән иде. Юк, булмады, бу юлы да халкыбыз тарихы, Казан тарихы, аның истәлекле датасы рәсми төстә расланмыйча калды. Тарихсыз халыкның киләчәксез халык булуына тагын бер тапкыр ишарә ясау кебек тоелды бу миңа.

      Менә инде дистә ел буе без Сөембикә манарасының нигезен чокыйбыз. Сөембикә манарасы инде күптән халкыбызның символына әверелде. Менә шушы авышып, кыйшаеп, биленә күгәргән тимер кыршау буып, шыксыз кыяфәткә кергән бердәнбер манарасын да рәткә китерә алмаучы җитәкчеләребезне мин милләт мәнфәгатен кайгыртучылар дип саный алмыйм.

      Республикабыз җитәкчеләренең төп киңәшчесе Татарстан халкы булырга, аларга «олы башкала» мәнфәгатьләрен генә түгел, ә иң беренче чиратта үз халкы мәнфәгатьләрен кайгыртырга күптән вакыттыр инде. Үзләренең болай да кыл өстендә торган дәрәҗәләрен саклап калу өчен, безнең башлыкларга тиз арада «өр-яңадан туарга», махсус буфетлар, паёклар, дефицит товарлардан, «патша сарайлары» ннан баш тартырга яисә үз урыннарын башкаларга тапшырырга туры киләчәк. Озакламый Конституциянең алтынчы статьясы үзгәртелеп, партия диктатурасыннан котылгач, үзенең җитәкчеләрен халык, ниһаять, үзе билгели, үзе сайлый башлар дип өметләнәм.

      Ләкин бу эшләр, мондый зур үзгәрешләр алай җиңел, көрәшсез генә хәл ителмәячәк. Соңгы арада илне икътисади һәм сәяси торгынлыктан чыгару өчен, үзәк хөкүмәт кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша, халыкны азык-төлек һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин итү программасын төзи. Ләкин мәдәният, мәгърифәт һәм тәрбия мәсьәләләрен хәл итми торып, бу матур программаларның берсе дә тормышка ашмаячак. Күпме генә тырышсак та, без мәдәнияттән, иманнан башка таза рухлы бай тормыш белән яши алмаячакбыз, киресенчә, башын алса – койрыгы, койрыгын алса, башы бозга ябыша торган олы корсаклы, СКАЧАТЬ