Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 9

СКАЧАТЬ пассивлыкта гаепләп, аларның тетмәләрен тетәргә ияләшеп киттеләр. Үземне артык «пассивлар», сессиядә йокымсырап утыручылар рәтенә кертмәсәм дә, мин бүгенге парламенттагы эшемнән тулысынча канәгать түгел. Дөрес, сайлаучыларга парламент эшенең бары тик телевизордан күрсәтелгән өлеше генә билгеле. Ә Югары Советның төп эше даими комиссияләрдә, сайлаучылар наказларын, гозерләрен үтәүдә, закон проектлары эшләүдә чагыла… Кызганычка каршы, сайлаучылар боларның берсе турында да хәбәрдар түгел.

      Әле иң кызганычы шунда ки, төн йокыларын калдырып, йөзләгән материаллар өйрәнеп чыгышка әзерләнгәннән соң да, еш кына сиңа сессиядә сүз бирмиләр. Ике ел ярым буена минем дистәгә якын шундый чыгышым җыелды инде. Сессияләрдә генә түгел, кирәкмәс сүз сөйләр дип, ахрысы, соңгы арада гына миңа, кат-кат мөрәҗәгать итүемә дә карамастан, Татарстан халыклары корылтаенда (23 май, 1992), Бөтендөнья татар конгрессында (19 июнь, 1992) сүз бирмәделәр. Демократик дәүләт төзибез дип лаф орып та, халык депутатының авызын томалап, сүз әйттермәскә тырышуны аңлый да, сайлаучыларыма аңлата да алмыйм. Шунысы гаҗәп: Татарстанның бәйсезлегенә аяк терәп каршы торучы, Россия империясе мәнфәгатьләрен кайгыртучы депутатларыбыз сүз ирегеннән рәхәтләнеп файдаланалар, алар өчен микрофон һәрвакыт ачык.

      Язучы кеше буларак, мин киләчәктә бу сөйләттерми калган чыгышларымны бер китап итеп чыгарырмын дип өметләнәм. Хәзер сезнең игътибарыгызга шуларның берсен – Бөтендөнья татар конгрессында сөйләнмәгән, дөресрәге, сөйләтелмәгән нотыгымны тәкъдим итәм… Югыйсә анда калыпка сыймаган бер сүз дә юк иде…

      Бүген безнең йортта олуг бәйрәм.

      Бүген үзенең күңелендә милли хис һәм иман нуры йөрткән һәммә татар кешесе өчен олуг тантана. Бүген Җир шарының Татарстанлы ягында көннең иң озын мәле, бүген Җир кояшының Татарстанда иң биеккә – көн үзәгенә җиткән чагы.

      Татарның бәйрәмнәре күп түгел: Корбан бәйрәме, Рамазан, Нәүрүз, Сабантуй һәм башкалар… Соңгы җитмеш елда без менә шушы санаулы бәйрәмнәребездән дә колак кага яздык, хәтта Сабантуйны да башка халыклардан качып-посып кына үткәргән чакларыбыз булды. Ә бүгенге бәйрәм – татар халкының милли конгрессы – мин белгән тарихта беренче мәртәбә үткәрелә. Әйе, без бу көнне, бу бәйрәмне, кимсетелү һәм хаксыз хурлауларга теш кысып түзә-түзә, гаҗәеп озын дүрт гасыр буе көттек. Бүгенге бәйрәм ул – күңел вә рух тантанасы, бүгенге бәйрәм ул – яхшылыкның һәм гаделлекнең яманлыкны җиңеп өскә чыга баруы, бүгенге бәйрәм ул – халкыбызның «бәйсезлек», «хөррият» дип аталган олы юлга чыгар алдыннан бер тукталып тын алуы, бергә җыелып уйлануы.

      Без бүген монда кемнедер җиңүебез өчен куанырга, тантана итәргә җыйналмадык. Без бүген монда татар халкының дөнья халыклары арасында үзенә лаеклы урын дәгъвалавына, Татарстанның дөньядагы бәйсез дәүләтләр янәшәсенә басарга омтылуына фатиха бирү өчен килдек. Без бүген биредә үзебезгә, халкыбызга һәм җөмһүриятебезгә яңа куәт туплау өчен, кулай юллар эзләргә, шул хакта фикер алышырга, максатлар ачыкларга СКАЧАТЬ