Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 5

СКАЧАТЬ нуры иңдерергә?

      Сәясәтчеләр иң беренче чиратта җәмгыятебез корылышын тамырдан үзгәртергә кирәк дип саный. Аларның фикеренә кушылган хәлдә, мин үзем бер зур мәсьәләне хәл иткәндә, икенчесен «вакытлыча» онытып торуның беркайчан да яхшылыкка китермәвен, соңгы чиктә шул икенчел мәсьәләнең тормозга әверелеп, беренчесенә аяк чалуын һәм нәтиҗәдә безнең җәмгыятебезнең алга түгел, артка тәгәрәргә мәҗбүр булуын искәртмичә уза алмыйм. Миңа калса, шундый «онытылган» мәсьәләләрнең иң зурысы һәм катлаулысы – кеше тәрбияләү, аның җанын, рухын, күңелен тәртипкә салу. Ә бу эш иң элек өйдә, туган йортта, гаиләдә башланырга һәм гаилә гомер буена кеше өчен иң изге җир булып калырга тиеш. Ләкин бу эшне, хөкүмәт булышлыгыннан башка, һәркем аерым-аерым гына хәл итә алмый. Гаилә коруны һәркемнең аерым, шәхси эше итеп кенә түгел, ә ил күләмендә мөһим һәм үтә җаваплы эш дип санаганда гына, без аннан сыйфатлы продукция – Чын Кеше көтә алабыз. Ә моның өчен беренче чиратта республика күләмендә Гаилә үзәге төзергә кирәк. Бу үзәктә гаилә мәсьәләләренә караган бөтен сорауларга да җавап бирә алырдай кешеләр эшләргә, үзәкнең гаиләгә кагылышлы проблемаларны хәл итәрлек вәкаләте һәм матди базасы булырга тиеш.

      Бала тәрбияләүнең, Кеше тәрбияләүнең теләсә кайсы җәмгыять өчен иң мөһим эш икәнен искә алып, баласын мәктәп яшенә кадәр өйдә тәрбияләгән аналарның эш стажын саклау, аларга эш хакы түләү мәсьәләләрен дә якын киләчәктә хәл итәргә кирәк дип саныйм.

      Ә инде үсеп буйга җиткән, урам өерләренә ияреп юлдан язган яшьләр белән нишләргә? Төрмәгә утыртып аларны акылга кертеп булмый, аннан югары әхлакый тәрбия алып чыккан кеше күргәнем юк әле минем. Яшьләрне эзгә салыйк, аларның чиксез-чамасыз көч-куәтен, иҗат фантазиясен яхшы эшкә юнәлтик дисәк, иң әүвәл техника һәм спорт сарайлары, музыка һәм сәнгать үзәкләре, иҗат һәм фән түгәрәкләре оештырырга кирәк. Әгәр инде бүгеннән үк яңа биналар, йөзү бассейннары, ташпулатлар салырга хәлебездән килми икән, бергәләшеп җыелып, булганнарын нәтиҗәлерәк файдалану турында уртак фикергә килергә, дәрәҗәле карар кабул итәргә мөмкин. Мәсәлән, Казандагы һәм республикабызның башка шәһәрләрендәге иҗат берлекләре, мәдәният оешмалары, мәктәпләр, бергә берләшеп, бүгеннән үк яшьләр өчен эстетик һәм әхлак тәрбиясе үзәкләре оештыра алырлар иде.

      Без бер нәрсәне һәрчак истә тотарга тиеш: бары тик күңелендә – иман нуры, башында яхшы уе булган мәдәниятле, тәрбияле кеше генә илгә, җәмгыятькә файда китерә. Мәдәниятле кеше беркайчан да эшкә эчеп яисә махмырдан башы чатнап килми, аннан-моннан вакыт үтсенгә генә эшләми, яхшы тәрбия алган кеше брак товар ясауны, урлашуны үзе өчен хурлык, түбәнлек дип саный.

      Менә шуңа күрә дә мин, мәдәният һәм тәрбия мәсьәләләрен хәл итми торып, сәяси һәм икътисади реформаларның уңай нәтиҗә бирүенә, ә инде ахыр чиктә илдәге үзгәрешнең – перестройканың җиңүенә ышанмыйм. Кызганычка каршы, соңгы елларда бу өлкәдә сизелерлек алга китүләр күренмәде. СССР халык депутатларының II съездында СКАЧАТЬ