Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 8

СКАЧАТЬ аптыратмыйлар, ә беренче чиратта укучылар өчен шартлар тудыруны, бай китап фондлары булдыруны таләп итәләр.

      Хәзерге вакытта безнең 300 мең данә китапка исәпләнгән бинабызда 3 миллион томга якын китап саклана. Республиканың төп китапханәсе өчен яңа бина төзү турындагы мәсьәлә инде 1959 елдан бирле күтәрелеп килә. Соңгы вакытта боз кузгала башлады кебек.

      Әмма Ленин китапханәсе – бүгенге көндә җәмгыятебезнең, шул исәптән республикабызның һәм Казан шәһәренең үсешен богаулап тора торган кимчелекләр арасында бер буын гына. Мондый хәлдән ничек чыгарга, рух, фикерләр, хисләр кризисын, кешеләр арасындагы һәм производстводагы мөнәсәбәтләр кризисын ничек бетерергә?

      Депутат булып сайлансам, нәрсәләр эшли алыр идем мин? Сайлаучыларны барыннан да бигрәк нәрсәләр борчый? Республиканың һәр төбәгендә беренче чиратта торак һәм азык-төлек белән тәэмин итү проблемасы борчый. Әмма дистә еллар буена тупланып килгән авыр проблемаларны берничә ел эчендә хәл итеп булмый. Шулай да хәлне күпмедер дәрәҗәдә яхшырту мөмкин дип саныйм мин. Моның өчен бердәнбер юл – үзебездә булган байлыкны гадел бүлү. Торак фондын да, товар складларын да, азык-төлек базаларын да депутатлар һәм җәмәгать контроленә алырга кирәк.

      Безнең башкалабыз элекке заманнардан ук хезмәт сөючән һәм мәгърифәтле халкы белән, В. Ленин, Л. Толстой, Г. Державин, Г. Тукай, М. Җәлил, С. Сәйдәшев кебек бөек якташлары белән дан тота. Ә бүген без үсмерләр арасындагы җинаятьчелек буенча бөтен илгә һәм хәтта бөтен дөньяга танылдык. Мондый хәлдән ничек чыгарга? Минемчә, беренче чиратта яшьләргә үз мөмкинлекләрен, иҗади энергия һәм бай фантазияләрен тормышка ашыру өчен, шартлар тудырырга кирәк. Ә хәзергә безнең шәһәр һәм авылларыбызда яшьләр өчен спорт, фәнни, һәвәскәрлек, иҗат һәм башка үзәкләр бик аз. Спорт корылмалары ярлы, заманча компьютер түгәрәкләре булдыру өчен шартлар юк.

      Республика китапханәләре мәктәп китапханәләрен кирәкле әдәбият белән тәэмин итүдә һәм кадрларны укытуда ярдәм күрсәтергә әзер торалар. Мәсәлән, Ленин китапханәсе 111 нче һәм 93 нче мәктәпләр китапханәләренә үзенең резерв фондыннан кирәкле китапларны бушлай бирә. Мин әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен дәресләргә даими чакырырга тәкъдим итәм. Безнең республикада иҗат әһелләре күп, ә инициатива күрсәтүчеләр һәм талантлы оештыручылар җитми. Депутат вәкаләтләреннән һәм иҗат кешеләре белән җанлы элемтәләрдән файдаланып, укытучылар ярдәменә таянып, мин бу эшне урыныннан кузгатып җибәрә алыр идем.

      Без: «Барлык яхшы нәрсәләрне – балаларга!» – дибез. Ә балалар йөри торган Курчак театрына күз салыгыз. Иске чиркәүнең авария хәлендәге бинасында эшли бит ул. Үсмерләр арасындагы җинаятьчелекнең арта баруы турында чаң сугабыз, ә үзебез Яшь тамашачы театрының ихтыяҗларына күз йомабыз. Халыклар дуслыгына дан җырлыйбыз, ә үзебез республикабызда яшәүче чуваш, мари, мордва, украин, удмурт халыкларының милли традицияләрен үстерү өчен җитәрлек эшләмибез. Зур драма театрыбыз үзенең данлы 200 еллыгын авария хәлендәге бинада каршылар, ахрысы. Мәдәният СКАЧАТЬ