Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 7

СКАЧАТЬ буена кешеләр аңына сеңдерелгән империячел фикерләү үзеннән-үзе генә бетми. Нәкъ менә шунлыктан бездә дә, башка милли республикаларда да Россияне һәм СССРны яңарту һәм деколонизацияләү процессының туктамавына ышаныч юк. Сәяси һәм икътисади суверенитетка омтылу менә шуннан килеп чыга. Татарстанның РСФСР һәм СССР составында булуы бүгенге көнгә кадәр бернинди закон актлары һәм килешүләр белән беркетелмәгән. Хәзер гаделлекне тергезер чак җитте.

      Бу мәсьәләдә интеллигенциянең позициясе Татарстанның мөстәкыйльлеген яклап чыгучы сәяси көчләрнең күпчелеге позициясенә туры килә. Һәм бу позицияне республикада яшәүче барлык милләт кешеләре дә аңларга тиеш, чөнки аларның күпчелеге Татарстанда яшәргә уйлый һәм төп халыкка каршы көрәшергә җыенмый. Ә 150 миллионлы урыс халкының һәм 7 миллионлы татар халкының көчләр нисбәте безнең республикада азчылык дип аталган урыс халкының хокуклары чикләнер дип шикләнергә урын калдырмый.

      Шушы уңайдан ТАССР Югары Советы Президиумы тарафыннан расланган Декларация проекты турында берничә сүз әйтәсем килә. Аның хокукый асылын халык кыен аңлый, бу исә җәмгыятьнең билгеле бер өлешендә кискен реакция тудырды. Декларациянең Татарстанны Россия һәм СССР субъекты дип игълан иткән беренче статьясы һәртөрле тәнкыйтьтән түбән. Киләчәктә безнең Югары Советка андый мөһим карарларны әзерләгәндә, ашыгучанлык күрсәткәнче, аларны юридик яктан исбатларга кирәк. Татарстанның мөстәкыйльлеген мин аның төзелеше демократик булганда гына кыйммәтле дип саныйм. Шул ук вакытта безнең шартларда Татарстанның мөстәкыйльлегеннән башка җәмгыятебезне демократияләштерүгә өметләнү беркатлылык булыр иде. Миңа калса, мөстәкыйль дәүләтчелеккә баруның хәзерге этабында беренче чиратта Татарстан Республикасының яңа Конституциясен эшләү турындагы мәсьәләне күтәрергә кирәк. Аны бөтенхалык тикшерүе, референдум аша кабул итәргә кирәк булачак. Сүз нәкъ менә Төп Законга карата референдум турында бара, ә дәүләт статусы мәсьәләсе буенча референдум турында түгел.

      Депутатларның күпчелеге үзләренең сайлау алды программаларында Татарстанның союз статусы өчен көрәшергә ныклы ниятләре барлыгы турында белдерде. Димәк, халык, сайлаучылар, безне яклап тавыш бирүләре белән, республикабызның суверенитеты өчен дә тавыш бирделәр. Россиянең, Украина, Белоруссия, Молдова һәм башка республикаларның статусы мәсьәләсе дә референдум юлы белән түгел, бездәгечә, Югары Совет сессияләрендә хәл ителде ич.

      Референдум юлы белән кабул ителгән Төп Закон республика халкының ихтыярын башка дәүләтләрнең аны, халыкара хокук традицияләрен исәпкә алып, танымыйча булдыра алмаслык итеп чагылдырыр иде. Шуның белән бергә, мөстәкыйльлек алуның дәвамлы процесс булуын да онытырга ярамый. Биредә юридик нигезләр белән беррәттән икътисади һәм социаль нигезләрне дә булдырырга кирәк, чөнки чын дәүләт мөстәкыйльлегенә ирешү тиешле сәяси актны күпчелек тавыш белән кабул итүгә генә кайтып калмый.

      Әйе, халык әле безне консерватив Югары Совет дип саный. Ниһаять, бүген яңа сайланган парламент корпусы халыкка үзенең чын СКАЧАТЬ