Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 32

СКАЧАТЬ 5 сентябрьдә үтәчәк Дәүләт Советы сессиясендә без бу мәсьәләне көн тәртибенә кертәчәкбез һәм анда Россия Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать кабул итәргә җыенабыз. Чөнки «Россия халыклары телләре турында» гы Законга үзгәрешләр кертү беренче укылышта кабул ителде. Без Дәүләт Думасы депутатларына аны икенче укылышта йә карамаска, йә кабул итмәскә дип мөрәҗәгать итәбез. Чөнки ул Россия Конституциясенә дә каршы килә.

      Бүгенге көндә җәмәгать оешмасын эшләтү авыр. Ул акчасыз, чыгымсыз гына эшли алмый. Иң беренче чиратта яңа сайланган башкарма комитетка үзенең гамәли эшли торган активын булдырырга кирәк. Мин аппарат турында әйтмим, ул эшли. Аның янында ниндидер бер аналитик үзәк кирәк, минемчә. Ул бүгенгә кадәр булган эшләребезгә йомгак, анализ ясап, киләчәктә нинди юлдан барырга, безнең нинди өстенлекле проблемаларыбыз бар – шуларга юнәлеш биреп, фәнни нигезләмә ясап юл күрсәтүче аналитик үзәк булырга тиеш. Бу – бер. Икенчесе – төбәкләрдә конгрессның рәсми вәкилләре булырга тиеш. Төрле мәдәни үзәкләр, мохтариятләр булуы бик яхшы. Әмма алар һәммәсе дә – җәмәгать оешмалары. Берничә төбәктә, мәсәлән, Мәскәүдә, Балтыйк буенда, Себердә, ерак чит илләрдә хезмәт хакы алып эшли торган вәкилләр булса иде. Бу җаваплылыкны арттыра. Ул кешеләрдән эш тә таләп итәргә була.

      Күрәбез, проблемалар җитәрлек. Алар барысы да бөтен дөньяга чәчелгән татарны бергә туплауга, берләштерүгә юнәлдерелгән.

      2002

      Гыйрак бездән ерак дип тынычланып утырмыйк

      Инде бер айга якын Гыйракта барган канлы вакыйгалар барыбызга да яхшы билгеле. Газеталардан укып, радиодан ишетеп, телевизордан күреп, бу хәлләргә җаны әрнемәгән, күңеле борчылмаган кеше юктыр. Сугыш афәтләрен кат-кат үз башыннан кичергән Россия халкы, Татарстан халкы бу вакыйгаларны бигрәк тә авыр кичерә.

      Дөньяда яхшы сугыш булмый торгандыр, чөнки теләсә кайсы сугышта кешеләр кырыла, сабый балалар, карт-корылар һәлак була, тарихи һәйкәлләр җимерелә. Шуңа күрә дә бөтен дөнья җәмәгатьчелеге, халыкара оешмалар, бу сугышны булдырмау өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштылар. Кызганыч, АКШ һәм Бөекбритания аларның сүзенә колак салмады, Гыйракка каршы сугыш башлады. Россиянең җитәкче даирәләре дә, безнең Президентыбыз да, йөзләгән җәмәгать оешмалары да, бу сугышка мөнәсәбәтләрен белдереп, үз сүзләрен әйттеләр инде.

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

/9j/4AAQSkZJRgABAQEAYABgAAD/4QBoRXhpZgAATU0AKgAAAAgABAEaAAUAAAABAAAAPgEbAAUAAAABAAAARgEoAAMAAAABAAIAAAExAAIAAAARAAAATgAAAAAAAABgAAAAAQAAAGAAAAABcGFpbnQubmV0IDQuMy4xMQAA/9sAQwACAQECAQECAgICAgICAgMFAwMDAwMGBAQDBQcGBwcHBgcHCAkLCQgICggHBwoNCgoLDAwMDAcJDg8NDA4LDAwM/9sAQwECAgIDAwMGAwMGDAgHCAwMDAwMDAwMDAwMDAwMDAwMDAwMDAwMDAwMDAwMDAwMDAwMDAwMDAwMDAwMDAwMDAwM/8AAEQgAowDIA СКАЧАТЬ