Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке) - Разиль Валеев страница 13

СКАЧАТЬ карамыйча, безнең табыннарыбызга нигъмәт иңдерүче игенчеләрнең дә, күпме мәсхәрәле сүзләр ишетеп тә, күңелләре сүрелмәгән, рухлары сынмаган тулы иманлы депутатларның да, иң авыр һәм катлаулы хәлләрдән дә исән-сау чыккан һәм, иң мөһиме, әле моңа кадәр республика халкын да исән-сау алып чыга алган президентыбызның да өлеше бик зур. Болар инде барысы да тарихка кергән, һәм аларны берәү дә оныта да, оныттыра да алмаячак.

      Без Татарстанда ике телне – татар һәм урыс телләрен – дәүләт теле дип игълан иттек. Безгә җавап итеп булса кирәк, озакламый Россия дә президент Указы белән үз дәүләтендә икенче дәүләт теле итеп дөньядагы иң аңлаешлы телне – танклар һәм бомбалар «телен» кабул итте, һәм тезгеннән ычкына башлаган субъектлар бу «телнең» мәгънәсенә тәрҗемәсез дә бик тиз төшенделәр һәм, ашыга-ашыга, берсен берсе уздыра-уздыра, моңа кадәр кабул иткән мөстәкыйль карарларын һәм законнарын яңадан сүтәргә, моңа кадәр кылырга өлгергән «ялгышларын» төзәтергә тотындылар. И-их, беркатлы сабыйлар! Имештер, безгә яхшы патша ирек вәгъдә итте, имештер, без, ниһаять, үз җиребездә үзебез хуҗа булдык! Татарстанны урап алган мари урманнарындагы атакага ташланырга әзер торган танклар турында ишеткәч, безнең күңелләрне тагын шом басты, ә инде Ичкериядәге вәхшилекләрне күргәч, бөтен хыялларыбыз яңадан чәлпәрәмә килде. Кешеләрнең күңеленә яңадан шик-шөбһә, икеләнү, өметсезлек, курку кереп оялады. Шушы авыр хисләрдән котылу өчен, без, әле Президент сарае өстенә авышкан Сөембикә манарасына, әле кан төсенә кергән Мәскәү Кремленә карый-карый, яңа законнар язарга, элеккеләренең «хаталарын» төзәтергә тотындык. Безнең бүген кыла торган бу гамәлләребезгә тарих нинди бәя бирәчәген фараз кылу кыен.

      Милли хәрәкәт, дәүләтчелегебезне торгызу, милли рухыбызны уяту өчен барган көрәш хәрәкәте соңгы елларда бераз сүрелеп, тынычланып калган кебек булды. Әмма бу тыштан, өстән караганда гына шулай. Ә чынында исә мәйданнарда, митингларда кешеләр күңеленә кереп калган бу очкын эчендә җаны булган һәр милләт баласының рухи дөньясына мәңге сүнмәс ут салды. Соңгы елларда ирешкән уңышларыбызның иң зурысы, минемчә, халыкның милли аңын уяту, гасырлар буена коллыкта ятып, милли рухы, милли горурлыгы оеган, йокыга талган халыкны кузгатып, аны бер олы максат – дәүләтчелегебезне торгызу максаты белән яшәтә башлау булды.

      Болары инде – эшләнгән эшләр, кылган гамәлләребез, болары әле – юл башындагы беренче казыклар гына. Ә алда безне нинди эшләр көтә, без кая барабыз соң әле?

      Милләтне тулысынча азат вә хөр итү өчен, ул милләтнең күпчелеген шушы уй, шушы өмет, шушы хыял белән яшәтү, шушы максат тирәсенә туплау кирәк. Бу максатка ирешү өчен, бүген бездән халкыбызның булган рухи мирасын барлап, аларны тәртипкә салу, телебезне, динебезне яклау, милли мәгариф системабызны аякка бастыру, мәдәниятебезгә җан өрү, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны яңарту таләп ителә. Әгәр дә безнең балалар бакчасыннан башлап югары уку йортларына кадәр эзлекле мәгариф системабыз булмаса, әгәр дә безнең һәммә дәүләт оешмасында, һәммә кибеттә һәм хастаханәдә, автобуста СКАЧАТЬ