Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 46

СКАЧАТЬ Татарстанга каршы үзенең агрессиясен башлады. «Халык аларның кем икәнен яхшы белә, халык аларга ышанмый» дип ялгышмыйк. Телевидение барыбер үз эшен эшли. Әгәр болай тешсез булсак, сайлауларда бик уңайсыз хәлдә калуыбыз бар. Без бит Доренко кебекләргә дә җавап бирә алмыйбыз. Менә кайчан кирәк ул үзебезнең көчле телевидениебез, радиобыз, матбугатыбыз. Ә ул күрше регионнар да иркенләп карый ала торган телевидение, тыңлый ала торган радио булырга тиеш. Газета-журналларыбыз чит регионнарда да кызыксынып укылырлык булып чыгарга тиеш. Шул чагында гына без республикабызның сәясәтен, идеологиясен Россия җәмәгатьчелегенә, дөнья җәмәгатьчелегенә җиткерә алачакбыз. Ә инде акчабызны жәлләп утырсак, бернәрсә дә барып чыкмаячак. Алда әле ниләр буласын беребез дә белми. Әллә Доренко үз белдеге белән генә дураклана дисезме? Аның артында кемнәр торганы билгеле. Россия армиясе террористларны тоту белән шөгыльләнми, Чечняны бетерү белән шөгыльләнә. Ул безгә дә ишарә. Ельциннан соң кемнәр килер? Алар безнең белән нинди телдә сөйләшер? Үз позицияләребезне бүгеннән үк бөтен яклап та ныгытырга тиешбез. Ә без, татар телеканалын булдырыр өчен, кыл да кыймылдатмыйбыз. Бөтенроссия күләмендә яңгыраш алырлык газета булдыру турында һаман да уйламыйбыз. Гомумән, идеология фронтыбыз юк. Бөтен ышаныч Зилә Рәхимьяновна Вәлиева җитәкләгән яңа министрлыкта. Аңа вәкаләтләрне кызганмаска кирәк, Татарстан матбугаты һәм радио-телевидениесе провинциальлектән, примитивлыктан туктарга тиеш.

      Ниһаять, безнең милли горурлыгыбыз булырга тиеш. Татарның беренче энциклопедиясе чыгу белән, һичшиксез, горурланырга кирәк. Әмма Лондонда басылуы белән түгел. Әгәр дә ул Казанда басылган булса, безгә зуррак куаныч булган булыр иде. Безгә үзебезнең полиграфиябезне үстерергә кирәк. Киресенчә, башкалар китап-альбомнарын Казанда бастырулары белән мактансын. Гасыр башында нәкъ шулай булган. Бөтен тугандаш халыклар китапларын Казанда бастырган. Ә без, альбомнарыбызны, бизнес-каталогларыбызны күтәреп, Германиягә, Финляндиягә чабабыз, ә күпме басмаларыбызны Марий Элда, Чувашиядә бастырабыз. Конфет кәгазьләрен, аракы этикеткаларын әйткән дә юк. Болай булса, Татарстан полиграфиясе бервакытта да үсмәячәк. Аның беркемгә дә кирәге булмаячак. Чөнки хәзер һәр министрлыкның, һәр фондның, һәр банкның үз газета-журналы, үз типографиясе. Нинди акчага алынадыр, нинди акчага чыгадыр алар, шайтан белсен! Шуңа күрә полиграфия үсеше турындагы программа бюджетка бөтенләй кертелмәгән. Ә без монда берничә дәүләт басмасы өчен акча таба алмыйбыз. Бу хәлләргә дә берәр вакыт чик куярга кирәктер бит инде?

      Киләсе ел бюджет юлламасында культурага 1999 ел белән чагыштырганда 83 процент кына финанслау каралган. Ә инде киләсе ел бюджетының 54 процентка үскәнен исәпкә алсак, культурабыз, башка өлкәләр белән чагыштырганда, 71 процентка гына финансланачак. Гафу итәсез, бу инде бернинди кысаларга да сыя торган хәл түгел. Ирексездән, бер афоризм искә төшә. Мин аны русча китаптан укыган идем. Шуңа күрә русча СКАЧАТЬ