Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 48

СКАЧАТЬ Илешнең яртысыннан күбрәге «башкорт» дип язылган. Бер гаиләдә башкорты да, татары да җитәрлек. Күп авылларда «Мишәр ягы», «Типтәр очы», «Башкорт ягы», «Татар урамы» дигән атамалар әлегә кадәр сакланган. Татарлармы соң алар, татарлашкан башкортлармы, типтәрләрме, мишәрләрме? Барысы да буталып, укмашып, берләшеп, бүгенге Илеш кешесе булып формалашып беткән… Бу инде – тарихи бер күренеш, сирәк очрый торган феномен. Мин генә төзәтә ала торган әйбер түгел. Биредә шулай ук галимнәр дә уртак бер фикергә килергә тиешләр. Югыйсә һәрберебезнең кулында тарихи чыганаклар, документлар, кулъязмалар… Аларны һәрберебез үзенчә укый, үзенчә аңлатма бирә, үзенчә нәтиҗә чыгара. Кичекмәстән, бер өстәл янына утырып, уртак тел табарга кирәк. Бер-беребездән тел яшереп яшәмик, бер-беребез белән качышлы уйнамыйк, дөнья гел шулай үз көенә барыр әле дип тә өметләнмик. Аның барыбер очы бер чыгарга мөмкин. Иң мөһиме, киләчәк буынга үзебезнең проблемаларны калдырмасак яхшы булыр иде.

      Башкорт белән татарны игезәкләр дибез. Бу, чыннан да, шулай. Игезәкләр турында кайдадыр укыганым бар иде. Ике игезәк туган, үскәннәр. Үсеп җиткәч, бер-берсеннән бик еракта яши башлаганнар. Көннәрдән бер көнне игезәкләрнең берсе көтмәгәндә генә үлеп китә. Һәм ни гаҗәп: икенчесе дә, әле туганының үлгәнен ишеткәнче үк, икенче көнне вафат була. Игезәкләрне нинди тылсымлы җепләр бәйлидер, белмим. Әмма безне дә, татар белән башкортны, ниндидер илаһи бер көч берләштереп тора. Шулай булгач, безгә бер-беребезнең кадерен белеп, бер-беребезне саклап, яклап яшәргә кирәк. Ә бу бер дә җиңел түгел: кайчакларда бер-береңә юл да куя белергә, иң мөһиме, киләчәкне уйлап эш итәргә, бер-беребезгә «өлкән абзый» булырга тырышмыйча яшәргә кирәк. Андый мисалларны күп кичердек бит инде. Киләчәктә дә безнең кебек халыкларга җиңел булмаячак. Суверенлык алу белән генә түгел әле ул. Россиядә иртәгә ниләр буласын беребез дә белми.

      Ә инде Башкортстанда татар теленә статус, һичшиксез, бирелер дип уйлыйм мин. Законның беренче укылышында татар теленең булмавы ул, бәлки, сәяси бер ход кынадыр. Кемнәрнедер тынычландыру өчен, андагы татарларның үзләрен сынап карау, җәмәгатьчелекнең фикерен ачыклау өчендер… Закон кабул итүнең нюанслары, хәйләләре күп бит аның. Беренче укылыштан соң күп законнар танымаслык хәлгә килә. Бу юлы да шулай булыр дип ышанам.

20 гыйнвар, 1999

      Татарны латин белән куркытып булмый

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

      Татар язуының латин графикасына кайтуы ул механик рәвештә билге, хәреф алыштыру гына түгел икәнен барыбыз да яхшы белә. Әгәр шулай гына булса, без, шушы кадәр бәхәсләр кузгатып, Дәүләт Советы дәрәҗәсендә сүз дә алып бармаган булыр идек. Алфавит алыштыру, – әлбәттә, сәяси мәсьәлә, һәм ул Татарстанның һәрбер гражданына турыдан-туры кагыла. Ниһаять, ул – гомумтатар проблемасы да. Шуңа күрә Дәүләт Советы кысаларында парламент тыңлаулары уздыруыбыз аңлашыла торгандыр. Закон проекты, белүебезчә, СКАЧАТЬ