Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 49

СКАЧАТЬ алфавит ул инглизнеке инде. Ләкин бу принциптан чыгып кына эшләсәк тә, зур хата булыр иде. Безгә телебезгә уңай булган үзебезнең алфавитыбыз кирәк. Безгә тәкъдим ителгән вариантны эшләү Татарстан Фәннәр академиясенә тапшырылган иде. Анда инде иң күренекле галимнәребез эшли. Һәм безнең аларның зәвыгына, фәнни дәлилләренә, профессиональ әзерлекләренә ышанмаска хакыбыз да юк. Фәннәр академиясе бит ул, ниндидер үзешчән оешма түгел. Без, депутатлар, башта ук: «Алфавит мәсьәләсен галимнәр үзләре хәл итәргә тиеш, без сессиядә әзер, бер бәхәссез вариантны гына кабул итәрлек булсын», – дип тәкъдим керткән идек. Кызганыч, алай килеп чыкмады. Шулай да бүген без бу мәсьәләне ничек кенә булса да, нигездә, хәл итәргә тиешбез, әгәр килешенгән яңа вариантны эшләргә дип закон проектын кире кайтарсак, ул вакытны бик күп алачак, әгәр инде беренче укылышта шушы килеш кабул итсәк, икенче укылышка төзәтмәләрне безнең комиссия яки аерым депутатлар кертергә тиеш булачак. Бу очракта да барыбер безгә бергәләшеп, килешенгән вариантны эшләргә кирәк. Галимнәр үзара килешә алмасалар, безнең комиссия бу җаваплылыкны үз өстенә алачак һәм үз вариантын сессиягә чыгарырга мәҗбүр булачак.

      Инде башка кайбер фикерләрем белән уртаклашмакчы булам. Без узган эшләребездән, кылган гамәлләребездән сабак, гыйбрәт ала белмибез. Телләр турындагы Законның үтәлеше, Дәүләт программасының үтәлеше, мәсәлән, беркемгә дә сер түгел, куркыныч астында. Программаның срогы чыгарга өч ел вакыт калып бара. Тагын шул өч ел эчендә татар теле дәүләт теле була алырмы? Кем гарантия бирә ала? Кемнең шул хакта уйланганы бар? Хикмәт шунда ки, без телләр турындагы Законны да бернинди фәнни һәм практик әзерлексез кабул иттек. Ике елдан соң гына Дәүләт программасын кабул итә алдык. Тагын ике елдан соң гына шушы эшләр белән шөгыльләнүче бер штат берәмлеге булдыра алдык. Закон барыбер начар үтәлә. Теге вакытта да кириллицага күчү, хәтта өстән мәҗбүри кушылса да, ашык-пошык кына эшләнгән. Алфавит татар теле хасиятенә туры килми, соңыннан ах-ух иткән өч хәреф онытып калдырылган, татарның үз хәрефләре иң ахырга тезеп куелган, орфография уйланылмаган… Бу юлы да шулай килеп чыкмасын иде, дим. Шуңа күрә дә безгә кичекмәстән латин графикасына кире кайту буенча дәүләт яисә республика программасы эшли башларга кирәк. Монысында инде телләр турындагы Законны тормышка ашыргандагы кебек күз буяп булмаячак. Латин графикасында йә укый аласың, йә юк, латин хәрефләре белән йә яза аласың, йә юк. Галимнәребез дөрес язылыш кагыйдәләрен, яңа дәреслекләрне күптән инде әзерли башларга тиеш. Төрле элмә такталар, эш кәгазьләре, бланклар, печатьләр, стена язулары, закон үз көченә кергәч тә, латин язуына күчәчәкме, әллә соңракмы? Газета-журналлар, китаплар ничек чыгар? Бу күчешнең механизмын кемнәр эшләргә тиеш? Гомумән, бу зур, катлаулы, җитди проблемалар белән нинди оешмалар шөгыльләнер? Мондый сораулар бик күп, күчеш чорында алар тагын да артачак, һәм аларны үз агымына куйсак, безнең бер эшебез дә барып чыкмаячак.

      Телләр СКАЧАТЬ