Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 43

СКАЧАТЬ елларда берничә мәртәбә күтәрергә мәҗбүр булдык. Берике тапкыр сессияләребезнең көн тәртибенә керттек, парламент тыңлаулары уздырдык, үзебезнең комиссия утырышларында тикшердек. Хәтта эксперимент рәвешендә бара торган яңа «телесетка» дигән программаны өйрәнү өчен, махсус комиссия дә төзелгән иде. Радио-телевидение – бүгенге көндә, чыннан да, рухи тормышыбызда, милли-сәяси тормышыбызда иң зур роль уйный торган өлкәләрнең берсе. Вакытлы матбугатның тиражы көннән-көн кими, китап укучылар сирәгәя. Кино, театр, китап һәм газета-журналларны да акрынлап телевидение һәм радио алыштыра бара. Телевидение исә, гомумән, монстрга әверелде. Аны хәзер уңай якка да, тискәре якка да файдаланырга була. Ә инде бөтен каналларның да тапшыруларын бергә җыеп караганда, аңыбызга тискәре яктан тәэсир итүче, аңыбызны агулаучы тапшыруларның күбрәк булуын күрербез. Мин бигрәк тә балаларны кызганам. Кайчагында бөтен педагогик коллективларның, ата-аналарның, балалар язучыларының еллар буе алып барган изге эшләрен бер юньсез тапшыру берничә минутта юкка чыгара. Андый үтерешкә, көчләүгә, порнографиягә корылган, әхлак кануннарына сыймый торган йөзләгән тапшыру агрессиясе балаларыбызның аңын томалый. Әйткәнемчә, алар күп, алар бөтен каналлардан да безгә пычрак аталар. Ә Татарстан радио-телевидениесе аларга каршы тора алмый. Беренчедән, тапшыруларның вакыты һаман да артмый. Икенчедән, тапшыруларның сыйфаты техник яктан да, професиональ яктан да, нигездә, түбән килеш кала бирә. Мәгълүматлардан күренгәнчә, ГТРКда татарча телевизион тапшырулар 55 икән. Ләкин бу дөреслеккә бик үк туры килеп бетми. Чөнки кабатлаулар белән генә тутырылган процент ул. Кайбер тапшырулар икешәр-өчәр тапкыр кабатлана. Иҗтимагый-сәяси тапшырулар һаман да юк дәрәҗәсендә. Яңа телевизион «сетка» үзен акламады. Сүз дә юк, уңай якка үзгәрешләр дә күренә. Яңа караш, проблемаларга яңача якын килү сизелә. Яңа татарча программалар да бар. Шулай да андый яңа, әйбәт тапшырулар сирәк, иҗади эзләнүләрнең нәтиҗәләре күренми. Телевидение экраннарын үзешчән эстрада җырчылары, Мәскәү каналларыннан мең тапкыр кабатлап күрсәтелгән, күптән инде «списать» ителгән русча һәм инглизчә клиплар басып алды. Татарстан радиосы, уңай якка үзгәрешләр булуга да карамастан, тоташ бер мәгълүмати тапшыруга әйләнеп бара. Телевидение күп очракта аерым шәхесләргә генә хезмәт итә шикелле. Республикадагы күренекле кешеләребезнең күбесен тамашачылар бөтенләй белми, алар экранга чыкмый. Ә кайбер эстрада җырчылары, кайбер «эстрада» депутатлары экраннан төшеп тә тормыйлар. Аеруча Дәүләт Думасының кайбер депутатларына телевидение каналларының мәхәббәте ни өчендер бигрәк тә нык сизелә. Кайбер көннәрдә бер үк кеше икешәр-өчәр тапкыр чыгыш ясый. «Әллә бу телевидениене сатып алды микән?» – дип тә уйлап куясың. Булмас димә, сайлаулар алдыннан һәркемнең экранга чыгасы киләчәк. Сайлау алды кампаниясен кайберәүләр башлады да инде.

      Әлбәттә, хөкүмәт радио-телевидение белән шөгыльләнми дип әйтә алмыйбыз. Премьер-министр урынбасары Илгиз Хәйруллинның чыгышыннан СКАЧАТЬ