Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 41

СКАЧАТЬ дәвамында рухи тормышыбыз кайнап торды. Ул – милли культурабыз һәйкәле, татар халкының рухи дөньясында зур роль уйнаган урын. Соңгы вакытларда аны байларга сатып җибәрү турында сүзләр йөри башлады. Әгәр ул хак булса, Бауман урамындагы татарга мөнәсәбәте булган бердәнбер бина юкка чыгачак дигән сүз. Безнең бу өлкәдә бердәнбер юанычыбыз, – мөгаен, «Иске татар бистәсе» тарихи-мәдәни тыюлык оешудыр. Күптән түгел бу хакта зур сөйләшү булды. Бәлки, чыннан да, ул бистәдә татарның рухын саклап калып булыр?

      Әлбәттә, культура өлкәсендә күп эшләнә. Сынчы Бакый Урманче музее ачылды. Белүемчә, Илдар Зариповның шундый ук музей-студиясе ачылырга җыена. Рәссамнар өчен иң куанычлысы: әле күптән түгел генә Министрлар Кабинеты карары белән остаханәләргә күптән көтелгән льготалар бирелде. Рәссамнарга кагылгач, шуны да әйтми булмый: безгә Казан художество училищесын үзенең тарихи бинасына кайтаруны, һичшиксез, тизләтергә кирәк. Шул чакта Казанда художество академиясе ачу турында да сүз йөртә башларга мөмкин булыр иде.

      Безне борчыган проблемалар, билгеле, күп. Мәсәлән, Казан китап чыгару, китап бастыру, китап тарату өлкәсендә бервакытта да ныклап шөгыльләнмәде, фәкать республика оешмаларына гына ышанып ятты. Хәзер дә шул ук хәл дәвам итә. Минем Казандагы бик күп китапханәләрдә булганым бар. Татарча китаплар юк дәрәҗәсендә. Бу мәсьәләдә Казан башка шәһәрләрдән бик күпкә калыша. Музейларның, китапханәләрнең, музыка уку йортларының яртысыннан күбрәгенә капиталь ремонт кирәк. Аларның күбесе авария хәлендә. Балаларыбыз шөгыльләнә торган урыннар да кими. Хәзер гади халык баласы художество һәм музыка мәктәпләрендә укый алмый. Аларда киләчәктә бай балалары гына укый алачак. Ни өчен дисәң, укыган өчен түләү дә, ата-аналарның ризасызлыгы да көннән-көн арта бара. Ата-аналар Дәүләт Советы комиссиясенә дә берничә тапкыр мөрәҗәгать белән чыктылар. Гомумән, комиссиягә Казаннан төрле сораулар, мөрәҗәгатьләр белән килүчеләр җитәрлек. Бигрәк тә төзелеп бетмәгән һәм озак елларга сузылган культура объектлары проблемасын хәл итәргә кирәк. Мәсәлән, узган елда шундый ундүрт культура объектының икесе генә вакытында төзелеп эксплуатациягә тапшырылуы бу проблеманың, чыннан да, бик җитди булуы турында сөйли.

      Мине бигрәк тә татар теленең Казан шәһәрендә гамәлгә керү-кермәве борчый. Сез инде, коллегалар, бик җитди, шул ук вакытта шактый бәхәсләр дә тудырган Программа да кабул иткән идегез. Әгәр дә ул, чыннан да, эшләсә, татар теле чын мәгънәсендә Казан эчендә дәүләт теле булачак. Әмма эшләрме ул Программа? Менә монысы инде зур сорау. Дөрес, быелгы бюджетның, ишетүемчә, 1 проценты телләр турындагы Законны тормышка ашыру өчен тотылачак. Әгәр бу үтәлсә, гениально булачак. Ләкин ул мең төрле сәбәп табылып үтәлмәскә дә мөмкин, һәрхәлдә, без әлегә ул бюджет үтәлер дип ышаныйк. Мине куандырган тагын бер әйбер булды. Ул да булса Милләт эшләре буенча хакимият каршында аерым бүлек төзелү. Без, сессияләрдә күпме күтәреп тә, СКАЧАТЬ