Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 42

СКАЧАТЬ һәм практик яктан да ныклы нигезләнгән булуын Мәскәү танырга мәҗбүр булды.

      Шартнамә халкыбызның, гомумән, Татарстанның абруен тагын да ныграк күтәрде. Без халкыбыз алдында да, Россия алдында да, шулай ук дөнья җәмәгатьчелеге алдында да йөзебезне югалтмадык, киресенчә, күтәрдек кенә. Әлбәттә, беренче булу җиңел түгел, суверенлыкка, федерализмга юл ярып бару һәркемнең дә кулыннан да килми. Авыр чакларда, хәлиткеч моментларда ярдәм кулы сузарга теләүчеләр күренмәсә дә, Татарстанга ышыкланып баручылар, безне кабатлаучылар, хәтта беренчелеккә дәгъва итүчеләр дә Россиядә җитәрлек. Әмма без шунысына да канәгать. Безнең хаклыгыбызны раслаучы фактлар гына алар.

      Шартнамә безгә, билгеле, иминлек кенә алып килмәде, үзебезчә яшәргә, үзебез теләгәнчә аралашырга, дөнья аренасына чыгарга зур мөмкинлекләр дә бирде. Дөрес, без еш зарланабыз, бер-беребезне тәнкыйтьлибез, тегесе җитми, монысы юк, дибез, һәм дөрес әйтәбез. Әмма монда Шартнамәнең гаебе дә юк. Әгәр мәдәниятебезгә, әдәбият-сәнгатебезгә игътибар җитми икән, ул фәкать культурасызлыгыбыздан. Әгәр дәүләт милкен уңга-сулга таратабыз, оятсызларча урлыйбыз икән, ул фәкать комсызлыгыбыздан. Әгәр кайсыдыр министрлыкта яисә районда эш бармый икән, ул да фәкать үзебезнең булдыксызлыгыбыздан. Безгә хәзер, элекке кебек, Мәскәүдән әйбәт кадрлар китереп бирмәсләр, Мәскәүдән килеп эшкә өйрәтмәсләр. Суверенлыкны үз теләгебез белән яулап алдык. Шартнамәгә үз теләгебез белән кул куйдык. Хәзер күбесе үзебездән тора.

      Әлбәттә, бу әле Шартнамә дә, килешүләр дә идеаль дигән сүз түгел. Татарстанның хокукларын исәпкә алмаган статьялар да җитәрлек аларда. Мәсәлән, Татарстан егетләренең Россия армиясендә хезмәт итүләренең бүгенге хәле. Әгәр үз вакытында үз позициябездә ныграк торган булсак, безнең улларыбыз Чечня сугышында катнашмаган булырлар иде, йөзләгән газиз балаларыбызның кара табутлары Татарстанга кайтмас иде. Биредә Мәскәүдәге кара йөрәкле генераллар гына, Мәскәү җитәкчеләре генә гаепле түгел, билгеле.

      Ә гомумән алганда, Шартнамә һәм килешүләр бүгенге көндә әйбәт кенә эшләсә дә, Россия белән Татарстан арасында каршылыклар да, проблемалар да бар һәм моннан соң да булачак. Әйтик, ике Конституция дә әлегә кадәр тәңгәлләштерелмәгән. Озакламый гражданлык турындагы законыбызны кабул итәчәкбез һ. б. Шуңа күрә, һичшиксез, Шартнамәнең үтәлешен күзәтүче, ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайга салып баручы даими бер комиссия булырга тиеш. Тора-бара ул федерализм проблемалары белән шөгыльләнүче, прогнозлар ясаучы, социологик тикшеренүләр уздыручы, килеп туган һәм килеп туарга мөмкин хәлләрне алдан күреп эшләүче җитди бер институт булырга да мөмкин. Моны нәкъ менә Шартнамәнең үзенә таянып та төзергә булыр иде. 7 нче статьяда: «Шушы Шартнамәне тормышка ашыру максатларында, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары өстәмә килешүләр төзи, тигез шартларда уртак структуралар, комиссияләр оештыра алалар», – диелгән. Форсаттан файдаланып, тагын бер статьяга мөрәҗәгать СКАЧАТЬ