Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 47

СКАЧАТЬ генә түгел, халыклар, илләр арасында да. Уртаклыкның яхшы яклары белән бергә уңайсызлыклары да була икән шул.

      Башкаларны өйрәтү җиңел ул. Үзеңә килеп терәлсә генә авырга туры килә. Шул ук икетеллелекне алыйк. Татарстанда әле һаман да шул икетеллелекне тормышка ашыра алганыбыз юк. Тырышабыз, тырмашабыз, нидер эшләгән булабыз. Ә нәтиҗә юк дәрәҗәсендә. Чөнки сукырлар шикелле капшанып кына барабыз. Татарстанда икетеллелекнең киләчәге нинди булыр? Беркем дә әйтә алмый. Чөнки теоретик яктан, фәнни яктан бу мәсьәләне ныклап өйрәнгәнебез юк. Бер генә кандидатлык яисә докторлык диссертациясе дә якланмаган. Социологик эзләнүләребез дә күренми. Гомумән, телләрнең яшәү рәвешен, үсешен, үзара мөнәсәбәтләрен, үзара сыешып яши алу мөмкинлекләрен өйрәнү белән беркем дә шөгыльләнми. Мәсьәлә күтәргәндә дә, без фактларны күктән генә алып сөйләшергә яратабыз. Финляндиядә – өч тел, Швециядә ике тел дәүләт теле икән, дибез. Ләкин кайсыбыз барып өйрәнгән андагы вазгыятьне? Чыннан да, бу мәсьәлә ул илләрдә тулысы белән хәл ителгәнме? Ишетеп белүебезчә, анда да билингвизм проблемасы кискен тора. Квебек, дибез. Менә 35 ел инде анда француз телен дәүләт теле итәргә ниятлиләр, төрле законнар, карарлар кабул итәләр. Ә проблемалар һаман чишелеп бетмәгән. Гәрчә француз теле дә, инглиз теле дә – бөек телләр, һәркайсының Франция, Англия, АКШ кебек арка терәр илләре бар. Тик алар да оригиналь бер рецепт таба алмый интегәләр.

      Башкортстанда исә сүз өчтеллелек турында бара. Шуңа күрә андагы хәлләр катлаулы гына түгел, ә бик тә четерекле. Биредә җавапларга караганда сораулар күбрәк. Әмма ни генә булса да, Башкортстанда башкорт теленә өстенлек зуррак булырга тиеш. Шуңа күрә «башкорт теленә дәүләт теле статусы биргәннәр, татарга бирмәгәннәр» диюне мин берьяклырак фикер йөртү дияр идем. Без үзебез дә бит «татар теле фәкать Татарстанда гына ныклап үсеш ала ала» дибез. Башкорт теле белән дә шул ук хәл түгелме соң? Әлбәттә, шулай, һәм ул Башкортстанда дәүләт теле булырга тиеш. Моның белән бәхәсләшүче дә юктыр. Хәер, ул инде бүгенге көндә дә, рәсми рәвештә законлаштырылмаган булса да, рус теле белән беррәттән дәүләт теле буларак файдаланыла. Аннары шунысын да онытмыйк: башкорт теле татар теленә караганда да ярдәмгә ныграк мохтаҗ. Аның тарихы, яшәеше, үсеше башкарак. Ул әдәби тел буларак соңрак формалашкан…

      Шулай да ни өчен Башкортстанда татар теленә дәүләт теле бирәселәре килми соң? Моның бит сәбәпләре булырга тиеш. Ул сәбәпләр, әлбәттә, бар. Һәм берәү генә дә түгел. Иң киң таралган карашларның берсе – башкорт телен татар теле йотып бетерер дип курку. Моның белән күпмедер дәрәҗәдә килешми дә мөмкин түгел. Татар теленең тәэсире һәрвакыт көчле булган. Ул инде бик элекке заманнардан ук килә… Кыскасы, аларның үз кайгылары, үз проблемалары. Ләкин күпме генә парадокс булып яңгырамасын, бүген башкорт телен фәкать татар теле ярдәмендә генә үстереп, саклап калып буладыр, һәм, әлбәттә, киресенчә, башкорт теленең аякка басуы, үсеше, чын мәгънәсендә дәүләт теле булып күтәрелүе татар теленә дә уңай йогынты ясаячак. Күрәсез, СКАЧАТЬ