Название: Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами
Автор: Роберт Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-03610-8
isbn:
Без барыбыз да бер үк изге эшне эшләргә тиешбез. Ул – халкыбызның тормышын, рухын, аңын, белемен, зәвыгын күтәрү. Җитәкчеләребез – халык мәнфәгатьләрен кайгыртып чыгарылган карарлар белән, әдәбият-сәнгать әһелләре – әсәрләре белән, педагогларыбыз – дәресләре белән, дин әһелләре – вәгазьләре, намазлары, хәер-догалары белән. Безнең максатыбыз да, киләчәк юлыбыз да бер булырга тиеш. Сүз дә юк, халкыбызның киләчәге, һичшиксез, хак динебез, ислам белән бәйләнгән. Без моны яхшы аңлыйбыз. Ләкин аңлау гына җитми. Әйдәгез, аклыйк, саклыйк, яклыйк без аны!
Ел саен бер балык башы
Киләсе ел бюджеты, дөресен генә әйткәндә, башка еллардагыга караганда күпкә камилрәк, халык мәнфәгатьләренә күпкә якынрак, узган елгы кимчелекләрдән азатрак һәм аңлаешлырак итеп эшләнгән. Егетләрнең торган саен ныграк шомара барганнары күренеп тора. Әмма безнең комиссия әгъзаларының фикеренчә, бюджет проектының кечкенә бер кимчелеге бар: мәдәният быел да печелгән алаша хәлендә калган. Шуңа күрә ел саен бер балык башын чәйнәргә туры килә. Без ни өчендер бер төрле сөйлибез, икенче төрле уйлыйбыз, өченче төрле эшлибез. Чыгышларыбызда, мәкаләләребездә, интервьюларыбызда мәдәнияткә, газета-журналларга, радио-телевидениегә, китап чыгаруга, полиграфиягә ярдәм итәргә кирәк, дибез. Ләкин эшкә килеп терәлгәч, шуның нәкъ киресен эшлибез дә куябыз. Үзебез кабул иткән законнарыбыз бар, министрларыбыз, башка җаваплы кешеләребез бар. Әмма Президент үзенең катгый сүзен әйтмәсә, мәдәният өчен берни дә эшләнми диярлек. Мин моның асылына, сәбәбенә һич кенә дә төшенә алмыйм. Бу – министрларны санга сукмаумы, мәдәнияткә кимсетеп караумы, әллә үзебезнең культурасызлыгыбызмы? Ләкин үзең татар әдәбиятын укымаган, белмәгән, аңламаган өчен генә олы бер татар әдәбиятын кимсетү – әхлаксызлык! Үзең татар газета-журналларын, татар китапларын укымаган өчен генә татар матбугатын санга сукмау – шулай ук әхлаксызлык! Әгәр «Эфир», НТВ яисә ОРТ каналларын гына карыйсың икән, ул әле татар телевидениесен бөтенләй онытып калдырырга кирәк дигән сүз түгел. Әгәр татар мәктәбендә укымагансың икән, балаларыңны да, оныкларыңны да анда укытырга җыенмыйсың икән, ул әле Татар милли университеты кирәк түгел дигән сүз түгел! Ә безнең кайбер чиновникларыбыз нәкъ шул принцип СКАЧАТЬ