Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 50

СКАЧАТЬ әгәр инде барысын да үлчәп тотынмасак, башлап та бу реформаны ярты юлда калдырсак, булдырып чыга алмасак, ул татарның иң зур фаҗигасенә әйләнәчәк.

17 март, 1999

      Безнең белән кешечә сөйләшергә кирәк!

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

      1990 елның 30 августы – хәзер инде тарих. Татар халкының тарихы, Татарстан һәм Россия тарихы. Ләкин ул – бозылмаган, фальсификацияләнмәгән чын тарих. Без – шул тарихның шаһитлары. Без аны үзебез – татарлар, руслар, чувашлар, башкортлар, удмуртлар, марилар һәм башка халыклар – бергәләп яздык. Шуңа күрә аны бозмаска, аңа төзәтмәләр кертмәскә кирәк. Безнең тарихыбызны болай да бик еш үзгәртеп яздылар. Җитәр! Үз тарихын һәркем үзе язарга тиеш!

      Декларацияне кабул итү гаять катлаулы, гаять авыр булды. Декларацияне кабул иткәннән соң да, җиңел генә булмады. Безгә халкыбыз алдында, Россия, дөнья җәмәгатьчелеге алдында хаклы булуыбызны, сайлаган юлыбызның дөреслеген исбатларга кирәк иде. Без йөзә белмәгән килеш Идел уртасында калган кеше хәлендә калдык. Барысын да нульдән башладык дияргә мөмкин. Союз җимерелде. Россиянең үз кайгысы. Элемтәләр өзелде. Дәүләт белән үзаллы идарә итәргә, производствоны торгызырга, авыл хуҗалыгын саклап калырга, икътисадны аякка бастырырга кирәк. Рухи, милли тормышыбыздагы торгынлыкны әйтеп тә торасы юк. Менә шушы шартларда без бөтен авырлыкны да ерып чыга алдык. Мөстәкыйльлек безне дәүләтчелек нигезләренә өйрәтте, дәүләти фикер йөртергә, иҗат итәргә, эзләнергә, табарга өйрәтте, законнар язарга, шул законнар нигезендә яшәргә өйрәтте.

      Әлбәттә, авыр булды. Без фәкать акыл, сабырлык белән генә, тир түгә-түгә эшләп, тырышып-тырмашып кына үзебезнең хаклы булуыбызны дәлилли ала идек. Шулай эшләдек тә. Бәхетебезгә, барыбызга да үрнәк булды безнең Президентыбыз. Ашыкмас, каударланмас, як-якка бәргәләнмәс. Бервакытта да җавапсыз калмас. Үз фикерен берәгәйле итеп, төгәл-төпле итеп, артыңа утырырлык итеп әйтер. Оппонентлар телсез калыр, җавап таба алмый интегер, һәрбер әйткән фикере, һәрбер башлангычы, һәрбер адымы грамоталы һәм профессиональ булыр. Барыбызга да моннан соң да нәкъ менә шулай эшләргә, хәрәкәт итәргә кирәк. Без кылган гамәлләрнең һәммәсе дә фәкать закон кысаларында гына бу лырга тиеш. Бездән гаеп табарга, булмаган яманлыкларны да тагарга гына торалар, шуңа күрә безгә бер генә сәяси хата да җибәрергә ярамый. Безнең моңа потенциаль мөмкинлекләребез җитәрлек. Мөстәкыйльлек белән бергә сәясәтчеләребез, юристларыбыз, икътисадчыларыбыз, политологларыбыз, галимнәребез дә үсте. Корыч ничек чыныкса, без дә шулай чыныктык.

      Ун ел буена Татарстан күз өстендә каш булды, Россиянең дә, дөнья җәмәгатьчелегенең дә игътибар үзәгендә иде. Татарстан ун ел буена Россия федерализмы турындагы фәнни бәхәсләрнең, яңа идеяләрнең үзәгенә әйләнде. Татарстан ун ел буена Россиягә бер генә мәшәкать тә тудырмады, киресенчә, илдәге иминлекнең гаранты булды. Безнең Декларация дә, Конституция дә, Шартнамә СКАЧАТЬ