Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 40

СКАЧАТЬ юнәлешләрне онытабыз. Телевидение, радио, кино хезмәткәрләре әзерләмибез. Нәшрият эшләре, реклама, әдәби иҗат белән, редакторлык эше белән шөгыльләнүче, әдәби тәрҗемә белән һөнәри дәрәҗәдә эшләрлек юристлар, политологлар, дипломатлар, международниклар, экономистлар, финансистлар, чиновниклар турында әйтеп тә тормыйм. Әлеге кадрларга без бүген үк мохтаҗ.

      Икенче вариант та булырга мөмкин. Мин биредә бөтентатар милли университетын күз алдында тотам. Мәскәүдә аның бик әйбәт үрнәге бар. Бөтен дөньядан килеп укый торган П. Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университеты. Университетны без Татарстан гражданнары өчен оештырабыз, әмма читтәге милләттәшләребезне дә үз канатыбыз астына алырга тиешбез. Алар безгә карап тора. Татарның бөтен интеллектуаль көче шушында тупланырлык булсын!

      Әлбәттә, университет кадәр университет – дистә еллар дәвамында формалаша торган организм. Шуңа күрә безгә бүген нигез булса да салып куярга кирәк. Быел бер группа, бер факультет, аннары акрынлап үсәр, ныгыр. Алдагы елларда гына әле, бәлки, аның массакүләм төстә кадрлар әзерләве мәҗбүри дә түгелдер. Гадәти, традицион кадрлар әзерләүче югары дәрәҗәдәге вузлар бездә болай да җитәрлек. Алар традицион кадрлар белән республиканы тулысынча тәэмин итеп торалар.

      Нәрсәдән башларга соң? Миңа калса, булачак университетка башта ректор билгеләп куярга кирәк. Иң элек башка күренекле университетларның эш тәҗрибәсен өйрәнсен, оештырсын, бинасын тапсын, кадрлар тупласын, дөресрәге, сайлап алсын. Ил күләмендә, дөнья күләмендә танылган, лекцияләренә бөтен Казан йөрерлек галимнәр кирәк. Танышлык, блат белән урнашкан кешеләр кирәкми. Университетны Гарвард яисә Кембридж университеты дип атасаң да, галимнәре нинди, шәкертләре шундый булачак. Ә Казан университеты ачылган чагында «Казанский Императорский Университет» дип аталганын барыбыз да белә. Безнең дә ачылачак университетыбызның исеме – җисеменә, җисеме исеменә туры килерлек булсын иде. Университет, чыннан да, ачылыр, тырышуыбыз юкка булмас һәм Татарстанның киләсе чакырылыш парламенты бу мәсьәләгә башкача кире кайтмас дип ышанам.

1999

      Казан – үзе бер дәүләт

(Казан шәһәр Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

      Без барыбыз да Казан кешеләре. Без барыбыз да шушы Казанда кайныйбыз. Шуңа күрә биредә барысы да уч төбендәге кебек күренеп тора. Яхшысы-начары да, эшләнгәне-эшләнмәгәне дә, матуры-ямьсезе дә, төзеге-җимереге дә бердәй күренә. Ерак провинциядәге авылларны, районнарны без күреп тә бетермәскә мөмкин, андагы эшләргә объектив бәя дә бирә алмавыбыз бар. Әмма Казан ул көзге кебек. Биредә инде бернәрсәне дә яшерә алмыйсың.

      Дөресен әйтергә кирәк, Казан соңгы вакытта шактый нык үзгәрде. Әйбәт якка үзгәрде. Тагын да дөресрәк итеп әйтсәк, үзгәрә башлады. Казандагы мәдәни тормыш та җанлана төште. Акча юк дип күпме генә зарлансак та, мәдәни чараларның сыйфатлары күзгә күренеп яхшыра, төрлеләнә, халык арасында аларның СКАЧАТЬ