Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 39

СКАЧАТЬ Алар үзебезнеке. Аларның кадерен белергә кирәк. Шуңа күрә мин иҗат кешеләренең хезмәт хакларын һәм гонорарларын киләсе ел бюджетының тулы күләмдә финансланырга тиешле якланучан агымдагы чыгымнар исемлегенә кертергә тәкъдим итәм.

      Күптән түгел Татарстан журналистларының чираттагы съезды булып узды. Анда Журналистлар берлеген, башка иҗат берлекләре белән беррәттән, республика бюджетына кертү мөмкинлеге турында да сүз булды. Меңгә якын журналистны берләштергән зур иҗат берлегенең эшен оештыру өчен, 250 мең сум бюджет акчасын кызганмабыз, дип уйлыйм.

      Без – күпмилләтле республика. Бездә руслар, чувашлар, марилар, яһүдләр, немецлар, әрмәннәр, азәрбайҗаннар һәм башка бик күп милләтләрнең үз оешмалары бар. Аларның барысын да Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе (АНКО) берләштерә. Алар киләсе елда яңа бинага – Халыклар дуслыгы йортына күчәргә җыеналар. Шулай ук Татарстан халыкларының II съезды көтелә. Ягъни чыгымнар күп соралачак. Шушыларны исәпкә алып, мин АНКОга тагын 250 мең сум өстәргә кирәк дип исәплим. Бу – безнең сәясәтебез, республикада яшәүче башка халыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы әлеге җитди оешмага ярдәм итү – изге бурычыбыз.

      Чыгышымның ахырында тагын бер сүз әйтәсем килә. Без, бюджет кабул иткәндә, мәдәнияткә, матбугатка ничек тә ярдәм итәргә тырышабыз. Ләкин бүленгән акчаның ничек тотылганын тикшермибез. Бүтән парламентларда, мәсәлән, комиссияләрдә тикшерми торып, бирелгән акчаның бер тиене дә тотылмый. Бу – безнең зур кимчелегебез. Шуңа күрә азмы-күпме бирелгән акча да тиешле урынына барып җитми. Үземнең күзәтүләремнән чыгып кына да шуны әйтә алам: министрлыкларга караган оешма җитәкчеләренең шактые бюджет акчасына бик рәхәт яши. Ел саен «служебный» машина алыштыру дисеңме, яңа мебель, евроремонт, кесә телефоннары, чит илләргә йөрү дисеңме… Югыйсә ревизияләр үткәрелә, финанс өлкәсендә тәртипсезлекләр ачыла. Ләкин, ни гаҗәп, бер чара да күрелми. Бюджет акчасын туздыручыларны, ни өчендер, күрмәмешкә салышабыз. Әгәр һәр тиенебезне санарга өйрәнмәсәк, бюджет акчасы бервакытта да җитмәячәк.

Декабрь, 1998

      Ачылыр!

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

      Без торган саен бер хакыйкатькә ныграк ышана барабыз: үз университеты булмаган халык олы халык, интеллектуаль халык түгел. Андый халык белән дөнья җәмәгатьчелеге бервакытта да санлашмаган, андый халыкка һәрвакыт эчтән генә көлемсерәп, кызганып, мескен итеп караган. Без дә, күпме генә үзебезне бөек халык дип санасак та, үткәннәребез белән күпме генә мактанышсак та, алгы рәтләргә һичкайчан чыга алмаячакбыз, дөньяның бөек халыклары белән бер дәрәҗәдә сөйләшә алмаячакбыз. Россиядәге 170 милләтнең гади бер вәкиле генә булып калачакбыз. Мин үзебезнең халыкны кимсетергә уйламыйм. Ләкин аны тагын да гыйлемлерәк, тагын да зыялырак, тагын да эшлеклерәк итеп күрәсем килә, мин аның дөнья халыклары арасында үзенең лаеклы урынын алуын телим, һәм, иманым камил, ул шулай СКАЧАТЬ