Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 38

СКАЧАТЬ ук әйтеп куям: быелгы авыр хәлләребезне, акча юклыкны, илдәге кризисны, 17 август алып килгән авырлыкларны да яхшы аңлыйм һәм шул ук вакытта мине дә аңларга тырышырсыз дип ышанам. Чөнки мин быел мәдәният, матбугат өчен аз булса да чыгымнарны арттыруыгызны сораячакмын. Әлбәттә, кайбер иптәшләр, һәрвакыттагыча: «Ул акчаны каян алырга икәнлеген әйт син безгә: кайсы статьядан алып бирик?» – диячәкләр. Дөресен әйтим, белмим мин ул акчаны каян алырга.

      Шулай да сүземне иң элек Финанс министрлыгына рәхмәт әйтүдән башлыйсым килә. Хикмәт шунда: кайбер министрлыкларның алдан уйланган «гениаль» планы буенча, безнең матбугатыбыз, татарча чыгучы газета-журналларыбыз тулысынча диярлек, дәүләт нәшриятларыбыз, иҗат союзларыбыз, мәдәнияткә караган бик күп башка оешмаларыбыз бюджеттан бөтенләй төшеп калырга тиеш иде. Бәхеткә диимме, Президент та, Дәүләт Советы Рәисе һәм Премьер-министр да моның белән килешмәделәр, безнең хәлне аңладылар. Нәтиҗәсе: бюджет проектында матбугатка да, мәдәнияткә дә азмы-күпме дотация бүлеп бирелгән. Ләкин ул җан асрарлык кына.

      Сүземнең хаклыгын дәлилләү өчен, берничә мисал китерәм. Дәреслекләр чыгаручы «Мәгариф» нәшрияты Министрлар Кабинеты карары белән өч канал буенча финансланырга тиеш иде. Бастырылган дәреслекләр өчен Мәгариф министрлыгы тиешле сумманың әлегә 30 процентын гына түләгән. Мәдәният министрлыгы, китапханәләр фондын тулыландыру өчен, тиешле сумманың бер тиенен дә бирмәгән. Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы да быелгы дотациянең бары тик 42,8 процентын гына бирә алган. Нәтиҗәдә Министрлар Кабинеты карары раслаган сумманың 30 проценты гына нәшриятка барып ирешкән.

      Киләсе ел өчен бюджет проектында «Мәгариф» нәшриятына 3,1 миллион сум каралган. Бу акча хезмәт хакы, төрле салымнар түләү өчен һәм чыгарылырга тиешле дәреслекләрнең 15 процентына гына җитәчәк. Әгәр быелгы кебек, сумманың 30 проценты гына бирелсә, типография чыгымнарын, кәгазь бәясенең туктаусыз үсүен исәпкә алсак, гомумән, укучыларыбыз бер дәреслексез утырып калачак.

      Рус телендәге дәреслекләр, нигездә, Мәскәүдә басыла. Шунлыктан бу хәл иң элек татар мәктәпләренә, татар балаларына китереп сугачак. Сүз уңаеннан әйтеп китим, Татарстан китап нәшриятының да хәле нәкъ «Мәгариф»неке шикелле. Әгәр мәгарифебезгә, мәдәниятебезгә, матбугатыбызга мөнәсәбәт уңай якка үзгәрмәсә, татар балалары бервакытта да тиешле дәрәҗәдә татарча тәрбия ала алмаячак, үзе теләгән китапның татарчасын укый алмаячак, үз туган телен бервакытта да тиешле күләмдә белмәячәк, татар теле бервакытта да дәүләт теле булмаячак. Татар теле һәм әдәбиятын гына татарча укып, бөтен мәгълүматны фәкать рус теле аша гына алса, русча кино, русча телевизион тапшырулар гына караса, безнең балаларда бервакытта да татар рухы булмаячак. Руслашу элеккеге кебек үк дәвам итәчәк. Бөтен изге теләкләребез, олы максатларыбыз сүздә генә калачак.

      Тагын бер мисал. Киләсе ел бюджетына мәдәнияткә дигән акча быелгыдан берничә процентка булса да артыграк СКАЧАТЬ