Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 37

СКАЧАТЬ мәзәк искә төшә: тычканнар сессиягә җыелганнар, көн тәртибендә бер генә мәсьәлә – явыз песидән ничек котылырга? Җыелыш бик озак барган, төрле тәкъдимнәр әйтелгән, ләкин аларның берсе дә кабул ителмәгән. Бик озак бәхәсләшкәннән соң, катгый бер тәкъдимгә тукталганнар: песинең койрыгына кыңгырау тагарга кирәк! Барысы да хуплаганнар бу тәкъдимне, кул күтәрергә җыенганнар. Шунда тыйнак кына бер тычкан сүз алган: «Бу тәкъдимне мин дә хуплыйм, бу, – чыннан да, явыз песидән котылуның бер чарасы. Песи койрыгына кыңгырау таксак, без аның килгәнен әллә кайдан ук ишетеп торачакбыз, ул күренүгә, барыбыз да качышып бетәчәкбез. Тик минем кечкенә бер соравым бар: песи койрыгына кыңгырауны кайсыбыз тага соң?» Тычканнар тынып калган, мәзәк тә шуның белән беткән… Менә шушы песинең койрыгына кыңгырау тагарга йөрәге җиткән Рәшит Гаязович Вәгыйзовка бүген рәхмәт әйтергә, аның бу хезмәтен хупларга һәм аны беренче укылышта, һичшиксез, кабул итәргә кирәк. Дөрес, закон проекты әле бөтен яктан да эшләнеп бетмәгән. Бу хакта әйтелде. Андый идеаль закон проектларын безнең әле, гомумән, күргәнебез юк. Бу хакта Хокук идарәсенең бәяләмәсендә дә әйтелгән, аңа өстәп тә әйттеләр һәм әйтәчәкләр. Ләкин ул кимчелекләр – икенче укылышка әзерләнгәндә төзәтеп була торган кимчелекләр. Матбугатта күтәрелгән кайбер бәхәсле моментларны да, бүген кузгатылган мәсьәләләрне дә бергәләшеп, киңәшеп, уңай якка чишәргә мөмкин булыр дип уйлыйм. Безнең комиссия әгъзалары да икенче укылышта үзләренең шактый гына төзәтмәләрен, тәкъдимнәрен кертергә җыеналар.

      Аннары, беренче укылыштан соң закон проектын халык тикшерүенә чыгарганда да, чыннан да, начар булмас иде. Биредә юристларның, сәясәтчеләрнең, җитәкчеләребезнең акыллы, җитди сүзләре, комментарийлары кирәк булачак. Безнең халык барысын да аңлый, кешечә аңлатып бирергә генә кирәк. Шулай да без һаман да Декларациябезгә сокланып, Шартнамә белән горурланып, сәяси яктан соңгы вакытта бер урындарак таптана башладык булса кирәк. Югыйсә Декларациябезне, яулап алган суверенлыгыбызны без күптән инде яңа законнар белән ныгытырга тиеш идек. Ә без, беренче булып суверенлык яулаган, федерализм төзелешенең алгы сафында барган республика, һич югында, үзебезнең күршеләребездән калышмаска тиеш. Бу җәһәттән Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовның узган ел фәнни-практик конференциядә ясаган чыгышы кичә Минтимер Шәрипович Шәймиев әйткән фикерләр белән тулысынча туры килә: «Гражданство для Республики Башкортостан не внешняя атрибутика, лишь подтверждающий его высокий юридический статус. Это право мы рассматриваем как один из действенных инструментов – защита каждого отдельно взятого человека и всех людей, проживающих на территории Башкортостана. Используя институт гражданства, нам удалось решить многие важные политические и экономические и социальные проблемы». Күршеләребез дә, күрәсез, нәкъ безнеңчә уйлый. Алар инде үзләренең мөстәкыйльлекләрен ныгыту уңаеннан саллы-саллы законнарын да күптән кабул итеп куйганнар. Аннары шуны да онытмыйк: Россиянең аның акылы үзе белән. СКАЧАТЬ